Җимеш агачын язын утырталар

2015 елның 25 апреле, шимбә
25 апрельдә татарстанлылар агач утыртырга чыга. Әмма яз – нарат-чыршы гына түгел, ә җимеш агачлары утырту өчен дә уңайлы чор. Гомумән, апрель-май айларында алар аеруча тәрбия сорый. Алмагач, чияләрнең мул уңыш белән сөендерүен теләсәк, һәр минутыбыз санаулы.

Бакчачылар җимеш агачын язын утыртырга киңәш итә, чөнки көздән яшь агачка суык кышны кичерүе кыенга туры килә. Ә менә агач утыртасы чокырны көздән казып куялар, югыйсә, җир утыра башлагач, үсентенең тамыр муентыгы туфрак белән капланырга мөмкин: җимеш агачы исә моны яратмый.

– Безнең табигать шартларына яраклашкан җимеш агачларының сортлары елдан-ел күбәя. Бүген Татарстанда алмагач, чия, слива гына түгел, груша, өрек агачы җимешләрен дә үстереп ашыйлар. Виноградның да иртә өлгерә торган сортлары баллы булып пешеп җитә. Соңгы вакытта актинидия коломикта дип аталган, виноград кебек үрмәләп үсүче җимеш популярлашты. Ул – без кибетләрдән сатып алырга күнеккән кивинең бер төре. Уңыш алу өчен аның ата һәм ана үсентеләрен утырталар, – дип сөйли авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Казан дәүләт аграр университетының укыту бакчасы җитәкчесе Александр Абрамов.



Тәҗрибәле бакчачылар җимеш агачы үсентеләрен сайлаганда җирлектәге питомникларда үрчетелгәннәренә өстенлек бирә.

– Сәүдә үзәкләре көньяк төбәкләрдән, күрше Белоруссия һәм Польшадан китерелгән үсентеләр белән тулып ята. Андый 1-2 яшьлек “кунак” үсентеләр безнең җирлектә үстерелгәннәреннән биек булуы һәм калын кәүсәсе белән аерылып тора, чөнки аларның ватанында климат җылырак. Безнең табигать шартларына яраклашулары гына зур шик тудыра, – дип кисәтә галим.



Бүген Татарстан һәм якын-тирә төбәкләрдәге питомниклар җимеш агачы үсентеләрен туфраклы савытта тәкъдим итә башлады. Нәтиҗәдә, аларны язын гына түгел, җәй көне дә теләсә кайчан бакчага күчерүе уңайлы. Тамырлары ачык булса, үсентене берәр көн суда тотып, бакчага утыртканда тамырларга көч өстәүче махсус ашламалар сибәргә мөмкин. Агач үсентесен сайлаганда тамырларның торышына игътибар итәргә, кәүсә һәм кайрылардагы җәрәхәтләрне җентекләп карарга кирәк.

Озын гомернең сере бар

Иртә яздан бакчада эш күп, бу – агачларда бөреләр бүрткәнче кирәкмәгән ботакларны кисә торган вакыт. Кайгыртучан бакчачы алмагач, груша, слива, чия агачларын, барысын күздән кичереп, кәүсә һәм ботаклардагы “яралар”ны табарга, артык ботакларны ачыкларга тиеш.

– Җимеш агачының артык куе булмавы яхшы: җәй көне шау яфракта чакта алмагач ботаклары арасыннан чыпчык очып үтәрлек булсын. Ботаклар куе икән, алар бер-берсенең кабыгын сыдыра, яралый, җимешләргә дә үсәргә комачаулый, – ди Александр Абрамов.

Заманча фәнни тикшеренүләр җимеш агачларының ботакларын чәчәккә бөреләнгәнчегә кадәр кисәргә яраганлыгын раслый. Төшле җимеш бирүче слива, чия, өрек кебек агачларга килгәндә, әгәр алар инде кышкы йокыдан уянырга өлгергән икән, бу эшне киләсе елга калдыруың хәерлерәк, ә башкаларына комачаулаган ботакны таяк белән терәтеп яки бау белән тарттырып куярга мөмкин. Александр Абрамов сүзләренчә, яз көне кискән ботакларны, агачтагы “яра” урыннарына бакча сумаласын сөртергә онытмау зарур. Ул сок агып чыгудан, төрле зарарлы бактерия һәм гөмбә чирләре үтеп керүдән саклый, тизрәк төзәлергә булыша. Агачларга озын гомер бүләк итүче әлеге бакча сумаласын бакчачыларга үзләренә дә ясарга ярый, мәшәкатьләнмичә, сатып алырга да була.

Акшарлау – матурлык өчен түгел

Кайбер кешеләрнең язын агач кәүсәләрен акшарлавын белгечләр матурлык гамәле генә дип атый. Дөресе: агач кәүсәсен көз көне акшарлау мәҗбүри. Галимнәр аны корткычлардан һәм төрле чирләрдән тыш, бигрәк тә агач кайрысын кояш нурларыннан яшерер өчен эшләргә кирәклеген әйтә. Гыйнвар-февраль айларындагы суыкларга карамастан, күктәге кояшның “шәрә” агачларны көйдерергә көче җитә. Кояшта пешкән кайры кибеп ярыла. Көз көне агачның төбеннән башлап, кәүсәне аскы юан өч ботагына кадәр акшарларга кушалар.



– Агачларның артык ботакларын кисеп ташлагач, язгы бакчада икенче кичектергесез эш – җимеш агачларына зыян китерүче кырчан, монилиоз, антракноз кебек корткычларга каршы бакыр купоросын бөркү. Бакыр купоросы, гадәттә, бакыр күләме аз булган торфлы туфракны ашлау өчен файдаланыла, моннан тыш, ул үсемлекләрне корткычлардан сакларга да ярдәм итә, аны бөтен төр җимеш агачларына һәм куакларга сибәргә ярый, – дип ачыклык кертә Александр Абрамов.

Әгәр дә инде агач кәүсәсе көздән агартылмаган икән, бу эшне яз көне кабатларга туры киләчәк. Агач төбенә җиргә җәймә җәеп, тимер кыллы щетка белән беренче юан ботакка кадәр кәүсә кайрысын ышкып, чистарталар һәм бакыр катнашма белән бөркеп, агартып куялар. Ә җәймәгә җыелган кайры кисәкләрен, анда яшеренгән корткычларны юк итәр өчен, яндыралар.

Гадәттә, туфрактан агачка үрмәләүче корткычларга, шул ук үлән бетен үрчетүче кырмыскаларга юлны май аенда агач кәүсәсенә махсус тасма бәйләп тә ябарга мөмкин. Өсте ябыша торган ул тасманы җирдән 30-50 сантиметр биеклектә, астагы эре ботакларга да шундый ук капкыннар урнаштырырга була. Корткычларга каршы мондый тозакларны җимеш агачларына агу сиптерергә теләмәгән бакчачылар үз итә. Карлыган куакларына да иртә яздан бөреләре уянганчы сусипкеч белән кап-кайнар су бөркергә була.

Галимнәр исә кырчан, ончыл чык һәм башка гөмбә авыруларыннан арыныр өчен агачка чәчәк атканчы һәм чәчәк аткач махсус агулагыч матдәләр сиптерергә киңәш итә. Бу матдәләрнең булачак җимешкә зыяны юк, ә менә агачларны дәвалап тормасаң, авыруларның башка үсемлекләргә күчүен көт тә тор. Димәк, мул уңыш турында онытырга, ә агачның язмышын куркыныч астына куярга туры килә.

Лилия ГАДЕЛШИНА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International