Туган тел бәйрәме - тынычлык бәйрәме

2015 елның 24 апреле, җомга
26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә. 2006 елдан гына гамәлгә куелган бәйрәм – татар рухлы милләттәшләребез өчен аеруча зур мәгънәгә ия.

25 апрель көнне М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында әлеге уңайдан зур тантаналы кичә оештырыла. Бәйрәм кичәсендә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.

Республикабызда 115 милләт вәкиле яши. Нәкъ менә аларның үз телләренә карата ихтирам, мәхәббәтен суытмас өчен Татарстан җитәкчеләре бу бәйрәмгә зур игътибар бирә.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!

Шагыйребезнең әлеге юллары һәрвакыт күңелебездә саклана. Милли шигърият классигы – туган телнең бөтен гүзәллеген, аһәңен тирәнтен белеп, үз халкының рухи байлыгына, тарихи үткәненә һәм киләчәге хакындагы якты хыялларына дан җырлаган.

Татарстан – Россиянең башка төбәкләренә һәрвакыт үрнәк булып тора. Биредә күп гасырлардан бирле килгән милләтара, динара тынычлык тәҗрибәсе белән башкалар да кызыксына. Күп милләтләрнең үзара тату, килешеп, бер-берләрен хөрмәт итеп яшәүләре – республикада тотрыклы, имин тормыш нигезе булып тора.

Һәр халык рухи иминлеккә һәм этник бөтенлеген саклап калуга хокуклы. Ә бу исә фәкать газиз телеңне камил белгән дәрәҗәдә генә булырга мөмкин. Шуңа да Туган тел көне тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме буларак кабул ителә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International