Чүпрәледә ветераннарга бушлай юридик ярдәм көне үтә

2015 елның 24 апреле, җомга
Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында Чүпрәледә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Чара 28 апрельдә  10.00 -12.00 сәгатькә кадәр район Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 йорт) узачак. Алдан язылу өчен телефон номеры: 8(84375) 2-23-50.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International