Чүпрәледә “Урман утырту” көне узачак

2015 елның 24 апреле, җомга
25 апрельдән Татарстанда «Урман утырту» акциясе старт ала. Чара кысаларында  барлык муниципаль районнарда  төрле агач үсентеләре  утыртылачак.

Әлеге акциягә Чүпрәле районы да кушылачак. Бу көнне 1500 төп үсенте утырту планлаштырыла.

Бу көнне, шулай ук, районкүләм өмә дә үткәрелә. Предприятие, оешма хезмәткәрләре санитар икеайлык кысаларында территорияләрдә, үзләренә беркетелгән паркларда эшлиячәкләр.  Әлеге чараларга  сез дә кушыла аласыз, хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да тирә-якны яшелләндерүдә, чистартуда актив катнашырга чакырабыз. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International