Чүпрәледә "Алга-Җиңүгә!” дип исемләнгән җиңел атлетика буенча эстафета узачак

2015 елның 24 апреле, җомга
30 апрельдә район үзәгендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Алга-Җиңүгә!” дип исемләнгән җиңел атлетика буенча эстафета  узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.

Чара вакытында Нәфиев урамында (“Универмаг” кибетеннән “Икмәк” заводына кадәр), Низаметдинов урамында (“Икмәк” заводыннан “Химия” борылышына, Газовый һәм Строителей урамнары киселешенә кадәр), Строителей урамында (Үзәк мәйданга, Дан Монументына кадәр) автомашиналар хәрәкәте туктатыла. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International