Айсылу Шиһабетдинова, Түбән Чәке урта мәктәбе директоры:
–Мәктәбебездә чуваш һәм татар балалары укый. Шундый балалар бар ки, татар булганнары чуваш теленнән үткәрелгән олимпиадаларда катнашалар, чуваш телле укучыларыбыз татар олимпиадаларында катнашып, җиңүләр яулыйлар. Бу, бер яктан, укытучының телгә карата кызыксыну уятуын күрсәтсә, икенче яктан, балачактан ук инде халыкларны милләтләргә бүлеп карамыйча, туганнар кебек яши белүебезне ассызыклый. Һичшиксез, монда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да милләтләргә карата алып барылган уңай сәясәте зур роль уйный, дип саныйм.