Иске Чокалыда Низамов кубогына волейбол ярышлары узды

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Районда игълан ителгән спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында, Иске Чокалы урта мәктәбе спорт залында “Низамов” исемендәге коллектив фермер хуҗалыгы җитәкчесе кубогына волейбол ярышлары үткәрелде.

 Анда районның иң яхшы алты командасы көч сынашты. Турнирны ачу тантанасында хуҗалык җитәкчесе Альберт Низамов һәм район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Руслан Вильданов катнашты.

Алар спортчыларга уңышлар һәм матур уен күрсәтүләрен теләделәр. Киеренке уеннардан соң ясалган нәтиҗәләр буенча район үзәге командасы (тренеры ильдус Мөшәрәпов) беренче урынны яулады, икенче һәм өченче урыннарны Иске Чокалы урта мәктәбе һәм Иске Шәйморза хуҗалыгы (тренерлары Фәрит Садыков, Ильмас Сафиуллов) командалары бүлеште. Зур Аксу, Яңа Элмәле һәм Матак урта мәктәпләре командалары да матур комбинацияле уен күрсәтте.


Рәшит ФӘТХУЛЛОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International