Татарстан Куба белән тәҗрибә уртаклашырга әзер

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Куба белән инновацион мәйданчыклар, махсус икътисадый зоналар булдыру тәҗрибәсен уртаклашырга әзер. Бу хакта Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Рикардо Кабрисас Руис белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.
 

 
 
– Бүген, 22 апрельдә, Казанда Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе утырышы узачак, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу –Татарстан өчен әһәмиятле вакыйга. Бүген Россия һәм Куба региональ хезмәттәшлек мәсьәләләренә җитди игътибар бирә.  Куба делегациясенең Казанга визиты Татарстан-Куба мөнәсәбәтләренә яңа импульс бирәчәк. Татарстан белән Куба арасында Икътисадый хезмәттәшлек турында1996 елгы килешү бар. 1999 елдан Кубада Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли. Татарстан Кубага вертолетлар, авиация техникасы, шулай ук «КАМАЗ» җәмгыяте продукциясен җибәрә.
 
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, перспектив юнәлешләр – Кубада «КАМАЗ» җәмгыяте җыю производствосын оештыру, сервис үзәкләре булдыру. Моннан тыш, «Түбән Кама шина» шиннары да – Кубада кирәк товар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәгариф өлкәсендә Куба һәм Татарстан югары уку йортлары арасында хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк, дип саный, медицина, биотехнологияләр, фармацевтика, мәгълүмат технологияләре, инновацияләр дә – өметле юнәлешләр.

Бүген Татарстан инновацион мәйданчыклар, махсус икътисадый зоналар булдыру буенча җитди тәҗрибә туплады һәм ул аны Куба белән уртаклашырга әзер, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Рикардо Кабрисас Руис бу өлкәләрдә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә әзер булуларын белдерде. Бүген Куба 2030 елга һәм якындагы бишьеллыкка (2016-2020 еллар) социаль-икътисадый үсеш юлында, шулай ук махсус икътисадый зоналар булдыру һәм чит илләр инвестицияләрен җәлеп итү белән кызыксына.

– Без Татарстанга сезнең тәҗрибәне өйрәнү өчен Куба делегациясен җибәрергә әзер, – дип белдерде Рикардо Кабрисас Руис, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International