Татарстанда ОСАГО буенча "кайнар линия" булдырылды

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Татарстанда автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) белән бәйле сорауларны җиткерү өчен кайнар телефон линиясе ачылды.
 
Хәзер машина йөртүчеләргә транспортын иминиятләштерүдән баш тартсалар, яки иминият өчен түләмәскә теләсәләр, шул телефон номерлары аша шалтырата ала.
 
Автомобильчеләр шулай ук, иминият компанияләре, иминият полисы бланкалары юк, дип сәбәп тапкан очракта, өстәмә иминиятләштерүне көчләп таккан вакытта да шикаять белдерә ала. Моның өчен гариза белән ТР Милли банкына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ОСАГО буенча кайнар линия телефоны: (843) 292-02-67.

Гариза белән мөрәҗәгать итү адресы: 420013, Казан, Бауман урамы 37 нче йорт;

Банкның интернет-кабул итүе: www.cbr.ru.

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International