Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
“Кадрлар резервы” яшьләргә юл ача
2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Республикада кадрлар мәсьәләсе һәрвакыт иң мөһимнәрнең берсе булды. Бүген дә аңа шактый игътибар бирелә. Татарстандагы “Кадрлар резервы” проектында хәзерге түрәләргә алмаш әзерләнә. Бу проектның хәтта Россиядә дә аналоглары юк.
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2013-2014 елларда “Кадрлар резервы” республика проекты финалистлары белән очрашты.
Шунысын әйтеп узу кирәк: әлеге проект биш ел гамәлдә булу дәвамында яшь лидерларны сайлап алу, өйрәтү, социаль әһәмиятле булган эшчәнлеккә җәлеп итү буенча республика эшчәнлегенең бер өлеше булган. Җитмәсә, “Кадрлар резервы”н тормышка ашырганда актив яшьләр белән эшләүнең фәнни һәм белем бирүнең инновацион технология һәм методикалары тупланган. Моннан тыш, нәкъ менә әлеге проект 300дән артык кешегә тормышка юллама биргән. “Кадрлар резервы”нда катнашып, алар үзләренең карьера үсешенә тагын да якынайган.
“Кадрлар резервы” яшьләрне түрә иткән
Татарстандагы яшьләр проектлары арасында монысы иң тотрыклы урынны алып тора. Ник дигәндә, аның нәтиҗәлелеген катнашучыларның уңышлары ук дәлилләп тора. Җитмәсә, “Стратегия 2030” проектында ул “Кеше капиталы” юнәлешендә таныла. 2009-2014 еллар дәвамында “Кадрлар резервы”нда 1400 кеше белемен арттырган, 38 проект, 1200 социаль акция тормышка ашырылган. Бүген 50дән артык “резерв”чы Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында эшли, муниципаль берәмлек депутатлары, Дәүләт Советы депутатлары ярдәмчеләре буларак хезмәт итә. Моннан тыш, 60 кеше Россиянең мәгариф системасында эшли.
Шунысы мөһим, Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән бер дулкында иде: ул “резерв”чыларның идеяләрен хуплап кына калмады, аларның кайберләрен тормышка ашыруда кыенлыклар белән очрашырга туры киләчәге турында да белдерде.
- Бөтен җирдә дә кадрлар кирәк. Лидерларның эшчәнлеге, белемен арттыру өчен шартлар тудырабыз, махсус программаларыбыз бар. Кеше капиталы җәмгыятебездә көндәшлеккә сәләтле өстенлек булып тора. Татарстан күп кенә бурычларны үтәргә сәләтле. Бу, әлбәттә, бездә кеше төрле оешмалар гына булу түгел, кеше капиталын дөрес итеп куллана белүгә дә бәйле. Бездә актив яшьләр шактый, – дип әйттеТатарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов.
Шунысы мөһим, “резерв”чыларның һәрберсенең үз идеясе бар. Аларның барысы да Татарстанның социаль өлкәсе белән беррәттән башка сфераларны яхшыртуга багышланган.
Казан җиңел атлетика марафоны узачак
Проект финалисты Вадим Венгеров хәзерге вакытта зур максатлар белән янып йөри. Ул тиздән, май аенда, Казанда җиңел атлетика марафоны оештырачак. Үзе дә, спортчы буларак дөньякүләм марафоннарда катнашкан кеше. Мондый яңалыкны Казанда да кертеп җибәрергә тели ул. Нью-Йорк, Чикаго, Лондон, Токио кебек шәһәрләрдә 35 мең кеше катнаша торган марафон нишләп әле Татарстан башкаласында уздырылмаска тиеш?
Бу спорт чарасының популярлыгы маршрутның шәһәрнең истәлекле урыннар аша узуында икән. Бүгенгә марафонда катнашырга теләк белдерүчеләр арасында Россиянең 66 шәһәреннән вәкил бар.
Бер урынга – 10 кеше
“Кадрлар резервы” проекты финалисты Айгөл Хәйруллина менталь карта булдыруны тәкъдим итте. Аның ярдәмендә төрле мәсьәләгә кагылышлы законнарны халыкка аңлата торган хезмәт күрсәтү барлыкка килергә мөмкин. Рөстәм Миңнеханов та бу фикерне хуплап, эшне Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына тапшырды. Киләчәктә бу проект Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында барлыкка килергә мөмкин. Шушы карта белән танышып, гражданнар социаль ипотекага чиратка басар өчен нинди документлар кирәк буласын һәм башка бик күп төрле мәгълүмат беләчәк.
“Иҗади яшьләр академиясе” президенты Валентин Шихобалов исә, беренче чиратта, Рөстәм Миңнеханов белән шәхсән очрашу яңа уңышларга ирешүгә этәргеч бирә, дип ассызыклады. Аның әйтүенчә, “Кадрлар резервы” – Татарстанның брэнд проекты. Гомумән, әлеге проектка эләгү җиңелләрдән түгел икән, аны югары уку йортына керү белән тиңләп була, ди ул. Ник дигәндә, проектта бер урынга 10 кеше дәгъва кыла. Татарстан лидеры тәкъдиме белән хәзер республиканың төрле оешмалары белән дә хезмәттәшлек башланган. Шуның мисалы булып 68 кешенең Татарстан предприятиеләренә эшкә урнашуы гына тора.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
http://intertat.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз