Татар теле һәм әдәбиятыннан III Халыкара олимпиада

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
2015 елның 20 апрелендә Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе концертлар залында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында татар теле һәм әдәбиятыннан III Халыкара олимпиаданың ачылу тантанасы узды. 20-23 апрельдә Казан шәһәрендә узачак Халыкара олимпиаданың финал сынауларында катнашу өчен Россия Федерациясенең 22 төбәге һәм чит илләрдән 14-25 яшьләрдәге 500дән артык мәктәп укучысы һәм студент чакырылды. 
Олимпиаданың йомгаклау туры берничә этаптан тора: татар теле һәм әдәбияты буенча язмача биремнәрне эшләү һәм «Минем халкым - туган төбәгем һәм мин!» темасына презентация тәкъдим итү. 
Әлеге чара кысаларында катнашучылар өчен Казан шәһәре һәм Казан Кремле буенча экскурсия, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында спектакль карау, Г. Тукай исемендәге туган тел форумында, «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә, «Студентлар язы – 2015» фестивалендә, «Сәләт» фонды яшьләре белән түгәрәк өстәлләрдә катнашу каралган. 
Олимпиаданың тантаналы йомгаклау кичәсе 2015 елның 23 апрелендә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International