Прививка ясаргамы? Әлбәттә!

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Соңгы биш елда прививкалардан баш тарту очраклары күбәйгән. Полиомиелит, дифтерия, В гепатиты, кызылча кебек авыруларның инде ни икәнен оныта башладык шул. Ә бит бу чирләрне җиңүгә нәкъ менә иммунизация ярдәмендә ирешелгән.

Илебездә кисәтү прививкалары илкүләм календарь буенча ясала. 12 төр чир – коклюш, полиомиелит, столбняк, дифтерия, кызылча, кызамык, вируслы гепатит, эпидемик паротит, туберкулез, грипп, гемофильная һәм пневмококк инфекцияләренә каршы 2001 елда планлы иммунизация башланды. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сүзләренчә, шул чордан башлап әлеге инфекцияләр белән авыру очраклары 155 тапкырга кимегән.

- Иммунизация ярдәмендә без 12 төр чир белән авыручылар санын 155 (!) тапкырга киметә алдык. Бу, чыннан да, бик зур уңышыбыз. Моңа бит алай күп акчалар да тотылмый. Илкүләм календарьгә кергән прививкаларны ясату федераль бюджеттан финанслана, - дип сөйләде Фәридә Яркәева.

Ел саен вакцинация үткәрүгә федераль бюджеттан 190 миллион, республика бюджетыннан 50 миллион сум бүлеп бирелә.

Әйткәнебезчә, прививкалар ясата башлау белән күп кенә авырулар юк ителгән диярлек. Ә бит әле күптән түгел генә алар меңләгән кеше гомерен өзгән. Әйтик, полиомиелит белән авыручылар күп булган елларда бу чирдән үлүчеләр исәбе 25 процентка җиткән. Димәк, полиомиелит йоктыручы һәр дүртенче кешенең якты дөнья белән хушлашкан. 1995 елдан бу авыру республикабызда теркәлмәгән, ә 2002 елдан Татарстан полиомиелиттан азат территория статусын йөртә.

Кызамык авыруы белән дә вакцинация булмаган елларда барлык диярлек балалар авырып чыккан. Прививкалар ясала башлаганнан соң мондый очраклар санаулы гына калган. 2005-2011 елда кызамык белән бер генә бала да чирләмәгән. Әмма соңгы өч елда Россия буенча кызамык авыруы янә “баш күтәрә” башлаган. Республикабызда да 57 кеше бу чир белән авырган.

Дифтерия белән дә элегрәк елына 1500-2000 кеше авырган. 1997 елдан бу очраклар шулай ук берничәгә генә калган. Соңгы 5 елда бу чир республикабызда бөтенләй теркәлмәгән. В гепатиты чирен дә прививкалар ясау ярдәмендә соңгы 9 елда 56 тапкырга киметә алганнар. Йөкле хатыннарга бик куркыныч булган кызылча авыруы исә 1000 тапкырга кимегән.

Бу статистиканы тагын да дәвам иттереп булыр иде. Әмма китерелгән мәгълүматлар да ирешелгән нәтиҗәләрнең никадәр саллы булуын күрсәтә. Димәк, вакцинация ярдәмендә күп кенә инфекцияләр белән идарә итеп була. Әмма соңгы елларда республикабызда прививкалардан баш тарту кебек зур проблема барлыкка килде. Белгечләр сүзләренә колак салмыйча, күп кенә әти-әниләр имеш-мимешләргә, интернеттагы мәгълүматка ышанып, алар нәниләрнең гомеренә куркыныч сала.

Билгеле, күп кенә әти-әниләр прививкалар баланың сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин дип шөбһәгә төшә. Әмма Фәридә Яркәева сүзләренчә, соңгы өч елда республикабызда вакцинациянең негатив нәтиҗәләргә китергән бер генә очрагы да теркәлмәгән. Тән температурасы күтәрелү, укол кадалган урынның бераз шешеп, кызарып торуы кебек симптомнар исә гадәти күренеш булып санала. Әмма шуны искәртеп узарга кирәк, привикалар ясатуны бала тулысынча сәламәт булмаса яки ниндидер хроник авырулар белән чирләсә кичектереп торырга кирәк.

Татарстан Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә дә, иммунизация төрле эпидемияләр булдырмауның бердән-бер чарасы. Ул да үз сүзләрен дәлилләп тагын бер төркем саннар китерде. Ел саен дөньяда прививкалар ясату 3 миллион кешене инфекцияләр йоктырып үлүдән коткара. Шул ук вакытта 1,5 миллион баланың вакциянация ярдәмендә кисәтергә мөмкин булган инфекцияләрдән гомере өзелә.

- Республикабызда барысы да имин булсын өчен халыкның 95 проценты прививка ясаткан булырга тиеш. Кайбер инфекцияләргә каршы вакцинация бу күләмнән дә күбрәк. Әмма илләр чикләре киңәя, шуңа да моның белән генә тынычланырга ярамый. Ифекцияләр прививкалар ясату җайга салынмаган илләрдән һәрчак күчә ала, - дип сөйләде Марина Патяшина.

20-25 апрель көнне республикабызда Иммунизация буенча Европа атналыгы уза. Бу уңайдан мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният сарайларында төрле чаралар узачак, вакцинациянең әһәмиятен аңлату эшчәнлеге башкарылачак. Шулай ук һәр кеше прививка ясату белән бәйле сорауларын “кайнар линия” телефоннары( 238-52-11) буенча да бирә ала.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International