Исерек шоферлар 300 мең сум штраф түлиячәк

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
РФ Җинаять кодексына исерек көе машина йөртүчеләргә кагылышлы маддәгә бераз үзгәрешләр кертелде. 

Агымдагы елның 1 июленнән исерек шоферларга штрафлар 10 тапкырга артачак. Бүген беренче тапкыр ис белән эләккән йөртүчегә 1,5 елга машина йөртү таныклыгын алып, 30 мең сум күләмендә штраф түләтсәләр, хәзер исә штраф бәясе 10 тапкырга артып 200- 300 мең сум күләмендә булачак. Шулай ук исерек шофер җинаять җаваплылыгына да тартылачак,- ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.


Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International