Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Яңа Уби авылында гомер кичерүче Егор Ярухинны юбилее белән котларга кунаклар килде
2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Катлаулы олы тормыш юлы узган, яшүсмер чакта ук сугыш михнәтләрен үз йөрәге аша үткәргән Егор Пантелеймонович элекке заман авырлыкларын да, бүгенгесен дә чагыштырып озак- озак тәфсилләп сөйләргә ярата.
Ул еллардагы тыл батырлары һәм көчләре дә җитмәслек хезмәт башкарган яшүсмерләр язмышы турында күп мәгълүматлар билгеле.
–Безнең буын вәкилләре бер үк кайгы- хәсрәт, бер үк газаплар кичерде. Бу хакта әле күптән түгел генә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырган вакытта да күп сөйләнде. Ул елларда күргәннәрне без бер- беребездән ишетеп түгел, үзебез шаһит булып, баштан үткәннәрне хәтердә яңарттык,- дип сөйли Яңа Уби авылында гомер кичерүче 85 яшьлек Егор Ярухин. Сукса тимер өзәрлек ир- егетләр бер- бер артлы фронтка китеп беткәч, аларның урыннарын Егор кебек яшүсмерләр алмаштыра. Җир эшкәртү һәм ашлык җитештерү белән бәйле барлык эшләрдә дә актив катнаша ул. Маллар көтүен дә көтә, эт кебек арып кайтып егылса да төшенкелеккә бирелми. -Ичмасам тамак туйганчы ашарга да юк иде бит. Шуның өстенә фронттан авылга ике көнгә бер кара мөһерле хат килеп тора. Түздек, ул елларда без сыналдык та, чыныктык та. Шуңа күрә дә сугыштан соңгы тыныч тормышның кадерен белеп яшәдек, хәзерге буын да бу хакта онытмасын иде. Сугыш, су басу, җир тетрәү иң куркыныч афәт, Ходай аларның берсен дә күрсәтмәсен,- ди Егор Пантелеймонович. Тыл һәм хезмәт ветеранын 85 яшьлек юбилее белән котларга агро идарә начальнигының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Дамир Аббазов һәм ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов килде. –Сез үзегезнең бөтен гомерегезне авыл хуҗалыгына багышладыгыз, күп кенә җаваплы вазифалар башкардыгыз. Куйган хезмәтләрегез өчен без һәрчак рәхмәтле. Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе исеменнән Сезгә Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге алып килдем,- ди Дамир Әмирович. Фиркать Сабировичның да ветеранга әйтер сүзләре күп булды. Чөнки аларның хезмәт юллары “Россия” колхозында бергә үрелеп барган. Егор Ярухин Буа ветеринария техникумын кызыл дипломга тәмамлап кайткач, башта Чапаев исемендәге колхозда- зоотехник, аннары “Россия” дә баш зоотехник булып эшли. Яшь белгечнең тырышлыгын, үҗәтлеген һәм бик оста оештыру сыйфатларына ия булуын исәпкә алып аны, шушы колхозның 150 дән артык коммунисты булган иң зур партия комитетына секретарь итеп сайлыйлар. – Ул чорда без терлекчелекне үстерү буенча зур уңышларга ирештек. Егор Пантелеймоновичның таланты көннән- көн ачыла барды. Ферма эшчәннәре арасында хезмәт батырлары үсеп чыкты һәм алар дәүләт бүләкләренә дә лаек булдылар. Сыер савучы Камәрия Алимовага Хезмәт Кызыл байрагы ордены тапшырылды,- дип искә алды колхоз елларын Фиркать Сабирович. Чапаев исемендәге колхозга җитәкче итеп сайлангач та, бөтен эш участокларында үзгәртеп кору башлана. Биш ел эчендә генә дә 55 (!) производство объекты төзелә. Дуңгызларның баш саны- дүрт, мөгезле эре терлекләр өч меңгә җиткерелә. Атлар үрчетү киң колач ала, токымлы атлар кайтарыла. Сабан туйларындагы атлар ярышында да чапаевлыларга тиңнәр булмый иде.
–Шул колхоз бетте, аякларда ныграк торганда улым Алексей белән карап әйләнәм дә, йөрәк әрнүдән тамакка төер утыра. Кая бара бу дөнья, дип сыкрыйм,- ди Егор Пантелеймонович. Тормыш юлын үткәндә пар канаты булган Нина Петровнага да бик рәхмәтле ул. Сигез балага җан биреп олы тормышка чыгаралар, һәркайсы югары белем ала. –Безнең әти бик таләпчән кеше, шул ук вакытта бала күңелле дә була белә. Барыбызга да үзенең үрнәгендә тәрбия бирде, дөрес яшәргә өйрәтте,- ди югары юридик белемле, хәзерге вакытта Уби авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче улы Алексей. 24 оныгы һәм ике оныкчыгы куандырып кына торалар үзләрен. Әле Владимир исемле уллары, эчке эшләр подполковнигы званиесендә отставкага чыккач та “Потомки Уби Батыра в годы войны” дигән китап чыгарган. Әти- әниләре дә бишәр мең сум акча кушып, китап бастыруга үз өлешләрен керткән.
Рәшит Фатхуллов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз