Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Йөк машиналарына чикләүләр - төбәк юллары таушалмасын өчен
2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Иртәгәдән башлап, авырлыгы артык зур булган йөк машиналарына Татарстанның төбәк юллары буйлап хәрәкәт итү тыелачак. 14 майга кадәр дәвам итәчәк әлеге чикләүләргә битараф йөртүчеләргә каралган штрафлар күләме исә шактый зур булулары белән аерылып тора.
Билгеле булганча, әлеге төр чикләүләр Татарстанда һәр елны кертелә. Аларның төп максаты – юлларның вакытыннан алда таушалуына юл куймау.
Йөк ташый торган компанияләр хәбәрдар
- Кар эрегән вакытта туфракта су катламы барлыкка килә. Әлеге су өскә калкып чыга, нәтиҗәдә юл конструкциясе йомшара. Бу исә машина юлларының җимерелүе яисә анда уем һәм тәгәрмәч эзләре калуга китерергә мөмкин, - дип аңлатты Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.
Әлбәттә, күпләр өчен бу көтелмәгән яңалык түгел. Ник дигәндә, язгы чикләүләр турында хәбәр итү күпкә иртәрәк башланган. Татарстанның йөк ташу компанияләренә дә чикләүләр турында хәбәр ителгән инде. Бу - “Нижнекамскнефтехим» предприятиесе, «Татарстанның логистикасы һәм автомобильдә йөк ташу” компаниясе, “Татарстанның нефть продукты белән тәэмин итү предприятиеләре Ассоциациясе” һәм “Татнефть”нең эре автокомпанияләре. Шул ук вакытта алар рәтенә төбәк юллары төзү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә торган оешмалар да кертелгән.
- Аларның берсенә дә чыгарма ясалмаячак. Без аларга авыр йөкләрне 14 апрельгә кадәр күчереп бетерергә киңәш иткән идек, - дип ассызыклады министр урынбасары.
Татарстанда катгый түгел
Авыр йөк ташудан ничек котылып була соң? Моның бердәнбер юлы – күп күчәрле машиналар һәм көпчәкләрнең ике тәгәрмәчлесен куллану. Бу йөк машиналарының язгы чорда юлларга начар тәэсирен бермә-бер киметә.
- Төбәк юллардан йөк ташу тулысынча тыела дигән сүз түгел бу. Әлеге юлларда теләсә-кайсы машина йөри ала. Иң мөһиме, аларның авырлыгы артык зур булырга тиеш түгел. Бер күчәрле йөк машиналары өчен ул – 6 тонна, ике күчәрлеләр өчен – 5 тонна, ә өч күчәрле транспорт чаралары өчен исә 4 тонна дип билгеләнгән, - дип дәвам итте сүзен Артем Чукин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге төр чикләүләр Татарстанда гына түгел, ә Россиянең Перьм крае, Удмурт, Сарытау, Чуашстан һәм Ульяновск кебек төбәкләрендә дә кертелә. Биредә исә кагыйдәләр күпкә катгыйрак: бер күчәрле йөк машиналары өчен 5 тонна тәшкил итә.
Юлларны саклау кирәк
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов исә үз чыгышын юллар сыйфатыннан башлады. Җитәкче сүзләренә караганда, юлларның торышы начар булуда юл төзү компанияләрен генә гаепләү дөрес түгел.
- Без Универсиада алдыннан төзелгән иң яхшы юлларда махсус тикшерү уздырдык. Нәтиҗәдә, кайбер урыннарда юлларның нәкъ менә йөк машиналары тарафыннан бозылган булуын ачыкладык. Шул рәвешле, юлларның сыйфаты начар дип нәтиҗә ясау дөрес түгел. Аларны саклау өстендә эшләргә кирәк, - дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов.
Ул әлеге кагыйдәләрне бозган өчен каралган штрафларга да тукталды. Җитәкче сүзләренә караганда, йөк авырлыгы белән бәйле таләпне бозган өчен машина йөртүчгә 2-2,5 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Әле алай гына да түгел, аны 4-6 айга машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Рәсми затлар өчен штраф күләме – 15-20 мең, ә юридик затлар өчен 400-500 мең сум тәшкил итә.
Хәер, әлеге кагыйдәләргә буйсынырга тиеш булмаган йөк машиналары да бар. Ул азык-төлек, терлек, дару препаратлары, орлык фонды, ашлама ташый торган транспорт чаралары. Халыкара йөк ташый торган машиналарга да чыгарма ясала. Әлеге кагыйдәләр пассажир транспорты, авырлыгы 16 тоннадан артмаган ягулык ташый торган йөк машиналарына да карамый.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, йөк күчерергә теләүче компанияләргә махсус рөхсәт кәгазе алу мөмкинлеге тудырылган. Гаризаларны исә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша калдырырга мөмкин.
Рәмзия ЗАКИРОВА
http://intertat.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз