Татарстанның Пенсия фонды1 июньнән пенсия таныклыклары бирүне туктата.

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Әлеге оешмада аңлатуларынча, лаеклы ялда булу турындагы таныклыклар Россия күләмендә бирелми башлый икән.

Әлеге яңалыкны документлар әйләнешенең үсеше белән бәйләп аңлатыла.  "Пенсия билгеләү турындагы барлык мәгълүматны да Пенсия фондына җирле бүлекләр электрон рәвештә җибәрә. Бердәй базага керү мөмкинлеге барлык идарә тармакларында да булдырылган. Шуңа да кәгазь таныклыкларның кирәге калмады", – дип аңлаттылар Пенсия фондында.

Моңа кадәр бирелгән таныклыклар – гамәлдә кала.

Пенсия фондының Чүпрәле районы буенча  җитәкчесе   
Илмир Измайлов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International