“Татарстан – 2030” стратегиясен халык билгели

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
“Татарстан – 2030” стратегиясе республиканың кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә тиешлеген күрсәтә. Тагын 15 елдан Татарстанны нинди киләчәк көтәчәге турында фаразлау исә республиканы “ялгыш юлга кереп китүдән” саклаячак, аның тотрыклы һәм актив үсешен тәэмин итәчәк.
Хәтерләсәгез, якынча ике ел элек Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән  республиканың 2030 елга кадәр исәпләнгән үсеш стратегиясен әзерләү эшчәнлеге башланып китте. Әлеге проектны  республика лидеры шәхсән үзе контрольдә тотты. Нәтиҗәдә, ике ел эчендә бу юнәлештә бик зур эшләр башкарылды. Стратегияне әзерләүдә барча министрлык һәм идарәчелекләр, эре предприятиеләр, ассоциация һәм муниципалитетлар һәм халык та актив катнашты. Проектны әзерләү өчен махсус 13 мәйданчык булдырылды, әлеге урыннарда 40тан артык фикер алышу һәм төрле дискуссияләр уздырылды.

Халык фикеренә таянып...

2014 ел азагында исә документ Татарстан министрлыкларына тәкъдим ителде. Проектның төп нигезләмәләре министрлык һәм идарәчелекләрнең коллегия утырышларында, муниципаль район һәм шәһәр округларының хисап җыелышларында каралды. Югары уку йортларында исә стратегия буенча махсус түгәрәк өстәлләр оештырылды. Проект турында фикер алышулар республиканың алдынгы карашлы яшьләре арасында да актив бара. Хәтерләсәгез, күптән түгел республикада “Татарстан стратегиясе – минем стратегия” дип аталган махсус конкурс оештырылган иде...

2015 ел башында исә проектны “Татарстан-2030” стратегиясенең махсус сайтына урнаштырдылар. Шул рәвешле, документ белән теләге булган һәркемгә танышу мөмкинлеге тудырылды. Әле алай гына да түгел, халык биредә проект белән бәйле үз теләк-тәкъдимнәрен дә калдыра ала иде. Стратегия турындагы иҗтимагый дискуссияләрдә исә барлыгы 2500 кеше катнашканлыгы мәгълүм.  Бу аңлашыла да, чөнки Татарстан Хакимияте  һәрвакыт халык фикеренә таянып эш итә. Татарстанлылар белән тыгыз элемтәдә эшләү, алар өчен ачык булу республика җитәкчелегенең төп үзенчәлегедер, мөгаен.

Дөрес итеп фаразлау өчен

11 апрель көнне исә Татарстанның барча министрлык һәм идарәчелек вәкилләре, эре предприятие җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар “Татарстан-2030: Үсеш стратегиясе” дип атала торган халыкара конференциягә җыелды. Биредә әлеге мөһим документ турында россиякүләм һәм халыкара экспертлар катнашында үзара фикер алыштылар. Шунысы мөһим, бу – стратегия турындагы иҗтимагый фикер алышуларның соңгы этабы иде.

- Илдә катлаулы икътисади вәзгыять урнашуга карамастан, Татарстан стратегик планлаштырудан баш тартмый, ә киресенчә, республика икътисадын камилләштерергә ярдәм итәчәк яңа үсеш нокталарын эзли, - дип башлады сүзен Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры сүзләренә караганда, киләсе 15 елга үсеш нокталарын билгеләү өчен республиканың узган 15 ел эчендә нинди үзгәрешләр кичергәнлеген анализлау кирәк.

- Соңгы 15 ел эчендә Татарстанда тулаем төбәк продукты күләме 2,2 тапкырга артты, икътисад структурасы да шактый гына үзгәрешләр кичерде. Эшкәртү белән бәйле җитештерүчәнлекләрнең республика сәнәгатендәге өлеше 53 проценттан 70 процентка кадәр җитте, нефть эшкәртү күләме исә 2,9 процентка үсте. Хәзерге вакытта Татарстан якынча 17 миллион тонна нефть эшкәртә, - дип саннарга мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Экспертлар нәрсә ди?

Инвестицион объектларга килгәндә исә, узган ел Татарстанның әлеге төр предприятиеләре тарафыннан барлыгы 115 миллиард сумлык продукция җитештерелгән. Бу – республика сәнәгать җитештерүчәнлеге күләменең 7 проценты дигән сүз. Ике ел элек исә әлеге күрсәткеч нибары 2 процент кына булган.

- “Иннополис” - икътисади үсешнең инновацион ноктасы. Биредә 155 мең кеше өчен яшәү һәм хезмәт урыннары булдырылачак. Аларның 60 меңен югары квалификацияле IT-белгечләр тәшкил итәчәк. 2015 елда биредә Университет һәм технопарк кебек объектлар кулланылышка тапшырылырга тиеш, - дип белдерде Татарстан лидеры.

Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге проектларның барысы да үсешне стратегик планлаштыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Әлеге үсеш нокталарының уңай нәтиҗә бирүе исә планлаштыруның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын тагын бер кат ассызыклап күрсәтә.

- Безнең төп максат – республиканы үстерергә, камилләштерергә ярдәм итәчәк документ булдыру. Читтән караш аеруча әһәмиятле. Ул безгә дөньякүләм икътисадның үсеш үзенчәлекләрен дөрес аңлау-аңламавыбызга, ни дәрәҗәдә көндәшлеккә сәләтле булуыбызга төшенергә ярдәм итәчәк, - дип экспертларга мөрәҗәгать итте Татарстан лидеры.

Экспертлар, чыннан да, шактый билгеле һәм хөрмәткә лаек затлар иде. Араларында Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгать һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин, Россия Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе ректоры Владимир Мау, Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов кебек шәхесләр бар. Чит ил экспертларыннан исә Бөекбританиядән төбәк брендингы буенча эксперт Дж. Макклори һәм Дөньякүләм банкның Россия буенча баш икътисадчысы Биргит Ханзль катнашты. Алар барысы да әлеге документның зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады, стратегиянең аерым пунктларын анализлады, үз теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.

Иң мөһиме - халык турында кайгырту

Азакта исә Рөстәм Миңнеханов әлеге чара нәтиҗәләре буенча стратегиягә үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин дип белдерде. Гомумән, бу программа өстендә туктаусыз эшләү сорала.

- Экспертлар белән эшчәнлекне тагын да активлаштырачакбыз. Әлеге фикер алышу безгә бик күпне аңларга ярдәм итте, яңа мөмкинлекләр ачты. Биредә әйтелгән күп кенә фикерләр турында баш вата идек инде. Мөһим мәсьәләләр турында төрле тикшеренүләр, анализ һәм башка ил тәҗрибәсенә нигезләнеп фикер алышу исә Татарстанның кызыклы төбәк булуын тагын бер кат ассызыклады, - дип белдерде Татарстан лидеры.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, “Татарстан-2030” стратегиясе турында үзара фикер алышканда иң мөһиме – биредә гомер итүче халык турында онытмау.

- Татарстанлылар биредә яшәргә, эшләргә теләсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә бурычлыбыз. Стратегия безнең кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә тиешлекне күрсәтә. Тагын 15 елдан үзебезне нинди киләчәк көтәчәге турында фаразламасак, ялгыш юлдан китүебез бар. Бу документ уңай нәтиҗәләргә китерсен өчен барыбыздан да тырышып эшләү сорала, - дип тәмамлады сүзен Татарстан лидеры.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, “Татарстан – 2030” стратегиясен апрель азагында Татарстанның Дәүләт Советына тапшырачаклар. Әлеге документ закон буларак кабул ителергә тиеш.

Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International