БДИ: беренче нәтиҗәләр сөендерми

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
Күпчелек укучылар өчен бердәм дәүләт имтиханын тапшыру газаплары алда әле. Әмма бер төркем укучылар инде бүген үк җиңел сулый ала. Дөрес, сынауны уздым да, шуның белән бетте дигән сүз түгел бит. Имтиханны вакытыннан алда тапшырган егет-кызларның барысы өчен дә йөмгак аттестациясе уңышлы үтмәгән.

Узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар һәм педагогик совет карары буенча рөхсәт бирелгән быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары - төрле авырулары булган һәм БДИның төп дулкыны вакытында дәвалануга яки операциягә ятарга тиешле кешеләр, ярышларга китәчәк яшь спортчылар, россиякүләм һәм халыкара олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашучылар, армиягә чакырылучылар, чит ил вузларына керергә ниятләүче егет-кызлар күпчелек фәннәрдән үз көчләрен сынап карады инде. Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алдан тапшырган укучыларның нәтиҗәләре дә игълан ителә башлады. Беренче нәтиҗәләр, әйтергә кирәк, бик үк сөенечле түгел.

Мәгълүм булганча, БДИның алдан тапшыру этабы база дәрәҗәдәге математика белән башланып китте. Быел аттестат алу, мәктәпне тәмамлау өчен укучыларга шушы төрдәге имтиханнны тапшыру да җитә. Математиканы югары дәрәҗәдә белү кирәк булмаган югары уку йортына да шул имтихан нәтиҗәсе ярый. Укучыларга иң мөһиме “икеле” генә алмау иде. Әмма 13 укучының 4се бу бурычны да үти алмаган. Дөрес, әлегә бу 4 укучы аттестатсыз калган дигән сүз түгел. Алар имтиханны тагын бер тапкыр 21 апрельдә – резерв көнендә тапшыра ала.

Профиль дәрәҗәдәге математиканы «җиңә» алмаучылар тагын да күбрәк. Имтиханны тапшыручы 52 укучының 29ы минималь баллны туплый алмаган. Сынауны уңышлы узган дип исәпләнер өчен аларга 27 балл җыю таләп ителә иде. Минималь чикне уза алмаучылар шулай ук 21 апрель көнне үз көчләрен кабат сынап карый ала.

Якындагы көннәрдә рус теле, география һәм рус әдәбияты буенча нәтиҗәләр игълан ителер дип көтелә. Шулай ук имтиханны алдан тапшыру этабында катнашучы егет-кызлар җәмгыять белеме, химия, физика, инглиз һәм испан телләре буенча  үз белемен тикшерергә өлгерде. Бу предметлар буенча да “билге”ләр үзен озак көттермәс. Ә менә информатика, биология һәм тарихны сайлаучылар өчен сынау көне килеп җитә генә әле. Имтихан 18 апрельгә билгеләнгән.

Барлыгы Россия буенча БДИның алдан тапшыру этабында 9 мең укучы катнаша. Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Сергей Кравцов сүзләренчә, быел кагыйдә бозулар саны, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 5 тапкырга кимегән.

Быел кесә телефоныннан файдаланган өчен 12, шпаргалкаларга күз салган өчен 4 имтихан эше саналмаган.

- Былтыр БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында 900 кеше имтихан тапшырган. Быел исә сынауларны 9 меңгә якын укучы узуын исәпкә алсак, кагыйдә бозулар санының 5 тапкырга кимүен күрәбез ”, – диде Сергей Кравцов.

Ул билгеләп үткәнчә, былтыр кертелгән имтихан барышын контрольда тоту буенча чаралар (видеокүзәтү һәм аудиториягә кергәндә металлэзләгеч аша узу) үз нәтиҗәләрен биргән: хәзер БДИ тапшыручылар имтихан уздыру кагыйдәләрен бозмаска тырыша.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International