Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә яшь “Каспаровлар“ үсә
2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Шахмат дәресләрен алып баручы район балалар иҗат мәктәбе мөгаллиме Азат Сәгъдиев бу шөгыльне балалар бакчасыннан ук башлау кирәк дигән фикердә. Аң үсешенә шахмат уены яхшы тәэсир итә, уйлау сәләтен үстерә, беренче сыйныфка килгәнче үк шахмат уйный белгән балалар дәресләрне тизрәк үзләштерә, ди. Шуңа күрә ул кечкенәләр белән аерым шөгыльләнүгә дә җитди игътибар бирә.
–Атна дәвамында 1-9 сыйныф укучылары түгәрәккә йөри. Барлыгы–80гә якын бала. Бу гаҗәп уен балаларга шатлык китерү белән бергә, аларның акыл сәләтен арттыра, түземлелеккә өйрәтә. Шахмат уенында һәркем мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә күнегә, оттырган очракта күңел төшенкелегенә юл куймаска өйрәнә. Бер урында биш минут та тик тора алмаган гиперактив балалар өчен шахмат – менә дигән уен. Алар тынычрак була башлый, характерлары да ипләнә төшә,- ди остаз.
Яшьтән үк әлеге уенга мөкиббән булган Азат Сәгъдиев шахмат буенча түгәрәкне педагогик хезмәт юлын башлаганда ук гамәлгә куя. Әйтергә кирәк, Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы исемнәренә лаек булган хөрмәтле укытучы хезмәт стажының быел юбилейлы 60 елын билгели. Димәк, алты дистә буе ничәмә-ничә буын балаларын шушы уен серләренә өйрәткән ул. Моңарчы күрше өлкәләрдә төрле призлы урыннарны ел саен яулап килсәләр дә, республика күләмендәге мондый уңышлары–беренче.
Айгөл Насибуллина, Айгөл Миначева, Рәмис Гафуров, Муса Айзятов көндәшләренең бик көчле булулары хакында берсен-берсе уздырып сөйлиләр.
–Алты көн дәвамында төрле районнардан килгән шахматчылар белән көч сынаштык. Барлыгы 29 район иде. I урынга да чыгасы идек, нибары бер балл белән оттырдык,-диләр алар.
Кызлар да, егетләр дә шахмат түгәрәгендә күптәннән шөгыльләнәләр икән. Муса белән Рәмис күрше Шомыршы районында һәм Ульяновск шәһәрендә призлы урыннарга чыкканнары бар.
Тиздән аларны тагын яңа уеннар көтә. Югары Осланда узачак ярышларда катнашачаклар.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз