Мунчәли үзешчәннәре Диплом алып кайтты

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Югары Ослан  район культура йортында “Иске – Казан түгәрәк уены”  татар фольклоры фестиваленең зона туры булып узды.

Бу чараның максаты элеккеге традицияләрне фольклор аша кире кайтару, ижат коллективларының дуслыгын тәэмин итү, җирле халык белән читтән торып эшләү, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту һәм мәдәниятны үстерү.

Фестивальдә Чүпрәле районы Мунчәли авылының “Җизнәкәй” фольклор ансамбле катнашты һәм  элеккеге традицияләребезнең берсен "КЫЗ УРЛАУ" күренешен күрсәттеләр.  Күренекле сәнгать осталары составындагы жюри районыбыз үзешчәннәре чыгышын югары бәяләп Диплом белән бүләкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International