Иске Дуван балалар бакчасы “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашты

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
“Мин татарча сөйләшәм” акциясендә Иске Дуван балалар бакчасы-башлангыч мәктәп укучылары һәр елны актив катнаша.

Акция кысаларында укучылар белән “Бәйрәм бүген” дигән темага КВН үткәрелде. Бу КВНда “Кояш” һәм “Йолдыз” командалары катнашты. Иң башлап һәр команда бер-берсен сәламләде. Шуннан соң төрле конкурслар булды. Конкурста сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен дә таптылар, Татарстан шәһәрләрен дә барладылар, Тукай шигырьләрен, табышмаклар, мәкальләр әйттеләр, кроссвордлар чиштеләр. КВНда ике милләт балалары да катнашты һәм үзләренең татар телен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр. Бәйгедә “Кояш” командасы–50, “Йолдыз” командасы 58 балл җыйды.

Әйтергә кирәк, бәйге бик күңелле үтте. Укучылар бәйрәмнән истәлек бүләкләре алып, үзара дустанә, җылы мөнәсәбәттә калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International