- «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә берничә буын тәрбияләнеп үсте. Бу балалар инде тормышта югалып кала торганнардан түгел, чөнки аларга тырышлык, түземлелек, сабырлык, максатчанлык хас. Алар кечкенәдән төрле кешеләр белән аралашырга өйрәнә, дуслыкның кадерен белә. Мондый яшьләребез булганда илебезнең киләчәге өчен борчыласы юктыр, мөгаен. Иҗат юлын сайлаган балалар Татарстанның мәдәният һәм сәнгать уку йортларын, консерваторияләрне тәмамлый, җиңүчеләр Россия театр сәнгате университетында укырга юллама ала. Мин быелгы фестивальдә консерваториядә белем алырлык, табигатьтән көчле тавыш бирелгән яшүсмерләрне күрдем, аларга безнең уку йортының ишекләре ачык, - дип чакырды Зилә Сөнгатуллина.
Шунысын әйтергә кирәк, фестивальнең җиңүчеләре иганәчеләрнең кыйммәтле бүләкләреннән, акчалата премияләрдән тыш, Татарстан Президентының һәм Татарстан Хөкүмәтенең махсус стипендияләре белән дә бүләкләнә. Ә Гран-прига ия булган баланың исеме күктәге чып-чын йолдызга кушыла.
- Республиканың талантлы балаларын зур сәхнәгә чыгаручы «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең беренче көннәреннән үк безгә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәм күрсәтте, аннан соң республиканы җитәкләгән Рөстәм Миңнеханов та фестивальне яшәтүгә һәм үстерүгә күп көч куйды. Фестиваль балаларның иҗади осталыгын камилләштерүгә, аларга тормышта үз урынын табарга юл ача, мөгаллимнәр хезмәтенең абруен күтәрә һәм бөтен районнарда балалар сәнгатенә игътибарны арттыруга этәрә, - дип ассызыклый фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
Чыннан да, быел фестивальнең зональ сайлап алу туры тәүге тапкыр Кайбычта оештырылды. Район Мәдәният сараена Кайбычтан һәм күрше-тирә районнардан - Апас, Чүпрәле, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтештән, - барлыгы 800дән артык бала җыелды. Ике көн дәвам иткән иҗади ярышта алар жюри алдында 200дән артык музыкаль чыгыш тәкъдим итте. Аларның 40тан артыгы суперфиналга узды.
- «Созвездие-Йолдызлык» фестивален каршы алу Кайбыч районы өчен зур вакыйгага әверелде. Без махсус шуның өчен район Мәдәният йортын ремонтлап чыктык. Моңа кадәр безнең коллективлар сайлап алу турларына бүтән районнарга йөри иде. Иң куанычлысы - балаларыбыз сынатмады, зональ турда ук унлап призлы урынга ия булдык. «Авыл-DANCE» бию ансамбле, җырчылабыз Гөлназ Гайнуллина, Азалия Миңнуллина, Рәмис Закиров, нәфис сүз осталары - Зилә Рәхмәтуллина белән Ислам Рәхмәтуллиннар беренче урынны яулады. Районыбыздагы 38 Мәдәният йортының бөтенесе дә төзек-матур, шуларның бишесе - республика программасы буенча төзелгән өр-яңа биналар. Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өстендә эшлибез. Мәдәният йортлары гөрләп торсын өчен аларга талантлы яшьләрне тарту кирәк, - дип сөйли Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
- Быелгы фестивальгә әзерлекне без сентябрьдән башладык. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, бер хореографик композициябез сугыш темасына булды. Биюләрне Казаннан кайтып балетмейстер Ренат Хәйруллин куйды. Без «Созвездие-Йолдызлык»та ел саен катнашабыз, кышкы лагерьгә дә чакырылган идек. Анда шушы биюләребезне күрсәтеп, мастер-классларда хореографларның киңәшләрен тыңладык. Биюләрне бик оста башкарабыз, Казанга суперфиналга барырга курыкмыйбыз, - ди «Авыл-DANCE»та биюче кыз, Кайбыч урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гүзәл Сафиуллина.
Казанда суперфинал исә бик тиздән, 13-17 апрель көннәрендә булачак. Анда Казан, Азнакай, Түбән Кама, Чаллы, Әгерҗе, Аксубай, Питрәч, Биектау, Яшел Үзән һәм Кайбычтагы зональ турларда 1нче, 2нче һәм 3нче урыннарны алган яшьләр җыелачак. Йомгаклау Гала-концертлары 18 апрельдә «УНИКС» концертлар залында һәм 25 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә узачак. Соңгысын дәүләт дәрәҗәсендәге кунаклар тамаша кылыр һәм ТӨРЕКСОЙ илләре җырчылары да чыгыш ясар дип көтелә. Гран-при иясе, традициягә кергәнчә, җырчылар арасында гына түгел, биючеләр арасында да билгеләнәчәк.
Кырымга быел җәй ял итәргә 120 бала юл тотарга тиеш. Һәм төп яңалык - көз көне «Созвездие-Йолдызлык» Кырымда да оештырылачак. Кырым Республикасының Мәдәният министрлыгы белән килешенгән инде: Татарстандагы кебек, эстрада сәнгате фестивале Кырым яшьләре арасында да үткәреләчәк. Татарстан ягы оештыру эшләрендә булышлык күрсәтәчәк.