Уби урта мәктәбе укучылары "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә кушылдылар

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
21  февральдән  26  апрельга  кадәр Татарстанда  “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе уза.

 Акциядә мөмкин кадәр күбрәк кеше катнашырга, шулай итеп телнең үсешенә үзеңнән өлеш кертергә тиеш. Белгәнебезчә тел яшәсә, милләт яши, милләт яшәсә, милли горурлык яши, ә милли горурлык- иң көчле тәрбия һәм сәләт чишмәсе.

Уби урта мәктәбенең  укучылары бу акциягә  катнашырга теләк белдерделәр. Безнең мәктәптә чуваш һәм татар балалары укый.  Һәр сыйныф укучылары да уздырылган чараларга теләп катнашты.  Укучылар чараларда татар телен ничек  белүләрен күрсәттеләр. Шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр әйттеләр,төрле-төрле табышмакларга җаваплар таптылар. Соңыннан  “Туган тел” җырын күмәк башкардык. 


Эльвира Гөбәйдуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International