–Әйе, без һәркем өчен ачык һәм һәрчак тиешле ярдәм күрсәтергә әзер. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршында оештырылган сәнәгать парклары резидентлары өчен каралган төрле программаларга керергә, грантлар оту өчен документлар әзерләргә булышабыз. Яңа гына сөт һәм сөт продукциясен фасовкалау, ит эшкәртү буенча проектлар әзерләнде. Шулай ук грантлар оту программасында катнашуга да 10 эшмәкәр теләк белдерде. Гомумән, юридик, информация, консультация рәвешендә ярдәм итеп белем күтәрү, законнар өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыру өчен эшмәкәрләр белән әледән-әле очрашып торабыз. Бу уңайдан безнең оешмабызның күпфункцияле үзәктә урнашуын да белдерәсем килә. Телефон номеры: 2-21-85.
–Безнең як халкы эшкә бик һәвәс. Куллары “алтын” булган осталары белән дә дан тоткан ул. Мәсәлән, киез итек басучылар, тукучылар, “гончарлары” булган. Әмма еллар үтә-үтә алар җитештергән продукциягә ихтыяҗ кимү сәбәпле, халык арасындагы мондый һөнәрчелек тә юкка чыгып бара. Бер яктан карасаң, кече эшмәкәрлек булуы өстенә, мондый һөнәрчелек традицияләрне барлау да бит әле ул. Районда халык арасындагы мондый һөнәрчелекне үстерү, аңа ярдәм итү буенча проект, программалар юкмы?
–Күптән түгел генә районда эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге (Центр поддержки предпринимательства) оешты. Аның җитәкчесе итеп Айрат Насибуллин сайланды. Һәм, белгәнемчә, әлеге үзәк нәкъ менә шундый югалып баручы һөнәрчелек төрләренә “җан өрүне” үзенең бер юнәлеше итеп алды. Хәзергесе вакытта авыл җирлекләрендә шундый осталарны барлау буенча эш алып барыла.
–Инде килеп Кытайның Хэбэй провинциясе эшкуарлары ассоциациясенең безнең район территориясенә инвестор буларак керәчәген дә ачыклап китик. Бу укучыларыбызны бик кызыксындыра.
–“Хэбэй” белән хезмәттәшлегебез дәвам итә. Бездәге ятмаларның үрнәкләрен алып китеп алар үз экспертизаларын үткәрделәр. Һәм безнең известь ятмалары аларда да гамәлгә ярашлы дип табылды. Хәзергесе вакытта без алардан техник куәт буенча белешмәләр соратып алдык. Техник куәт дигәндә, газ басымы, электр энергиясенең егәрлеге дип аңларга кирәк. Әлеге компания бу якларга бер ел өчен генә килмәячәк. Аның эшчәнлеге күпкырлы һәм Чүпрәлегә бәйле рәвештә дә төрле проектлары бар. Апрель аенда Кытайдан эш төркеме көтәбез. Алар завод төзү урынын караячаклар, җирлекне өйрәнәчәкләр.
–Димәк, Чүпрәледә инвестицион климат кызыктырырлык дияргә нигез бар.