Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
2015-Чүпрәледә Спорт елы
2015 елның 3 апреле, җомга
Районда 23 спортзал, йөзү бассейны һәм спорт жиһазлары белән тәэмин ителгән ачык типтагы 45 мәйданчык бар. Аларның барысы да кулланыламы? Районда 2015 елны спорт елы дип игълан итү нинди максатларны күздә тота? Бүгенге әңгәмәдәшебез–башкарма комитетның спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлеге начальнигы Руслан Вилданов.
–Башлап шуны әйтик, райондашларның күбесе спорт белән яшәде һәм яши. “Милләтләр кроссы”, “Татарстан чаңгы юллары” һәм ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек этабында барлык оешма коллективлары да актив катнашты. Хәзер спорт чараларында нәни балалардан алып 70 яшенә кадәрге өлкәннәрне дә күрергә мөмкин. Әмма, халыкның кайбер категориясе физкультура белән бөтенләй шөгыльләнми һәм аны кирәк дип тә санамый. Спорт елы кысаларында нәкъ менә шундыйларны физкультура белән шөгыльләнүгә тарту да максат итеп куела.
–Спорт елының ике ае үтте. Шушы чорда башкарылган эшләргә кайбер нәтиҗәләр ясарга да мөмкиндер, мөгаен?
–Шушы кыска гына вакыт эчендә сигез мәртәбә чаңгы ярышлары, биш мәртәбә алкалы хоккей турниры, ике мәртәбә йөзү буенча ярышлар, дүрт мәртәбә көрәш ярышлары, ике мәртәбә волейбол буенча турнир һәм бер мәртәбә шахмат уеннары узды. Мәктәп балалары арасында спартакиада дәвам итә. Оешма, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында да спартакиада башланды. Аның беренче төре чаңгы ярышлары булды. Аларда 12 оешма һәм 11 авыл җирлекләре командалары катнашты.Әле күптән түгел генә оешма, учреждениеләр арасында волейбол буенча ярышлар башланды. Турнирда катнашу өчен 16 ир-егетләр һәм тугыз хатын-кызлар командасы теләк белдерде. Шунысы куанычлы, әлеге турнирларда катнашу өчен пенсионерларыбыз да үз командасын тәкъдим иттеләр. Яшүсмер спортчыларыбыз районнан читтә үткәрелгән республика ярышларында 19 мәртәбә катнаштылар һәм лаеклы урыннар яуладылар. Шушы көннәрдә генә республика күләмендә үткәрелгән ярышларда районыбыз шахматчылары икенче урынны алып кайттылар (команда тренеры Азат Сәгъдиев).
–Спорт төрләре буенча районда федерацияләр дә оешты. Аларның эшчәнлеге нидән гыйбарәт?
–Әйе, чаңгы, көрәш, шахмат, алкалы хоккей, өстәл теннисы һәм ат спорты ярышларын оештырырга тиешле федерацияләр Спорт елын уңышлы башладылар (җитәкчеләре Ирфан Рәхматуллин, Ирек Мөхәммәтҗанов, Ильмас Шиһабетдинов, Фәрит Мөдәрисов, Барис Гафуров, Альфред Низамов).
Муниципаль район башлыгы грантлары да билгеләнде. Алар өч номинация буенча биреләчәк. Гомуми белем бирү мәктәпләре, оешма һәм учреждениеләр, авыл җирлекләре әлеге Грантларга дәгъва кыла. Гомуми нәтиҗәләргә ел ахырында йомгак ясала. Беренче урынга–50, икенчегә–30 һәм өченче урын яулаучыга 20 мең сум Грант бирү карала. Бүгенге көндә үз номинацияләре буенча спорт мәктәбе, техникум, Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе, Яңа Элмәле, Саплык урта мәктәпләре, Чуваш Чүпрәлесе, Село-Уби, Звезда, Саплык авылы җирлекләре лидерлар позициясендә бара. Шул ук вакытта бер генә спорт ярышларында да катнашмаучы авыл җирлекләре дә бар.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз