Татарстанның Чүпрәле районыннан җырчы кыз Дарина Фәхретдинованың әлеге фестивальдә беренче катнашуы түгел, шуңа да аны яратып өлгергән тамашачы аеруча җылы каршы алды.
Фестиваль Бөек Җиңүне каршы алуга әзерлек кысаларында узды. Дарина Фәхретдинова билгесез солдатның шигыренә язылган “Соңгы минутларда” җырын һәм рус телендәге “Один лишь раз” композицисен башкарды.
Һәрвакыттагыча сәхнәдә башкару осталыгы, моңлы тавышы белән аерылып торган Дарина бу юлысы да тамашачының мәхәббәтен яулады. Залдан “Әфәрин,булдырасың” дигән тавышлар аңа тагын да көч куәт, өстәде.