- Безнең максат акча эшләү түгел, ә юл хәрәкәтен камилләштерү. Без дөньякүләм һәм россиякүләм тәҗрибәне өйрәнеп эш итәбез. Шәһәр үзәгенә эш белән килүчеләргә машина кую өчен менә дигән урыннар бар. Алар биредә машиналарын кыска вакытка калдыра ала. Әгәр дә инде алар Казан үзәгендә озакка туктала икән, күпкатлы паркинглардан файдалану мөмкинлеге тудырылган, - дип шәһәр җитәкчелеге әледән-әле ассызыклап тора.
Шул рәвешле, 1 апрельдән башлап, әлеге төр паркинглардан бары тик 1-2 төркем инвалидлар һәм ярдәм күрсәтү оешмалары машиналары гына бушлай файдалана алачак. Хәзерге вакытта Совет, Яңа Савин, Идел буе һәм Мәскәү районының күп функцияле үзәкләрендә инвалидлар өчен махсус документлар тапшыру урыннары эшли башлаган инде. Паркинглардан бушлай файдалану өчен алар шушында килеп машина номерларын махсус реестрга керттерергә тиеш.
- Хәзерге вакытта 300дән артык мөмкинлеге чикләнгән казанлы әлеге махсус оешмаларга мөрәҗәгать иткән инде. Алар саны алга таба да артырга мөмкин, - дип белдерә Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт буенча комитет рәисе Айдар Абдулхаков.