"Зенит" — Чемпионнар лигасы җиңүчесе

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
Зенит" (Казан, Россия) – "Ресовия" (Ржешув, Польша) – 3:0 (25:22, 25:23, 25:21).

 

Чемпионнар лигасында җиңү яулау "Зенит"ка көз көне Бразилиядә узачак клублар арасындагы дөнья чемпионатында катнашу хокукы да бирде. Бу сезонда һәр катнашкан турнирында җиңүче булу өчен Владимир Алекно шәкертләренә ил чемпионатында гына уңышка ирешәсе калды. Хәтерләсәгез, "Зенит" моңа кадәр Россия кубогы иясе булды.


Шунысы да игътибарга лаек: Россиянең ир-егет волейбол командалары дүртенче ел рәттән Чемпионнар лигасында җиңү яулый: 2012 һәм 2015 елларда "Зенит", 2013 елда Новосибирскиның "Локомотив", 2014 елда "Белогорье" уңышка иреште.


МА "Интертат"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International