Мәктәп укучыларын олимпиадаларга әзерләү буенча укытучылар өчен республикакүләм семинар

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
2015 елның 23-27 мартында Казанда “Олимпиадага әзерләүнең оештыру-педагогик шартлары” дип аталган республикакүләм семинарның беренче этабы уза. Семинарда укучыларны төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларга әзерләү белән шөгыльләнүче һәм укучылары арасында мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадаларында җиңү яулаган яки призерлар булган ике йөздән артык укытучы катнаша. Семинарда катнашучылар республиканың иң яхшы укытучылары һәм КФУ галимнәре белән берлектә Казан шәһәренең 131нче лицее һәм 165нче мәктәбендә шөгыльләнә. Семинар кысаларында мастер-класслар, практикумнар, тәҗрибә уртаклашу буенча түгәрәк өстәлләр оештырыла. 
Семинар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылган “Республика тьюторлар берләшмәсе” проекты кысаларында үткәрелә. Проект үз алдына укытучыларны рус теле, математика, физика һәм химия фәннәре буенча укучыларны олимпиадага әзерләүгә өйрәтү максатын куя.

http://mon.tatarstan.ru/tat/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International