Укытучыларны җиңүчеләр әзерләргә өйрәтәләр

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
Укучының ниндидер фәнне үзләштерүгә сәләтен вакытында күрә белергә кирәк. Аның белән тиешле эш алып барылганда гына ниндидер уңышларга ирешергә мөмкин. Нәтиҗәләр турында исә төрле дәрәҗә олимпиадаларда яуланган җиңүләрдән чыгып фикер йөртәләр.

Мәгълүм булганча, Татарстан укучылары россиякүләм һәм халыкара олимпиадаларда шактый яхшы уңышлар яулый. Менә инде берничә ел республикабыз җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча ил күләмендә өченче урында тора. Әмма, күпчелектә, призлы урыннар яулаучыларны елдан-ел бер үк укытучылар, бер үк мәктәпләр тәрбияләп чыгара. Башкалабыз Казанның һәм тагын берничә зур шәһәрнең бер төркем белем учакларының өстенлеге рейтинг күрсәткечләрендә дә чагылыш таба.

Олимпиада хәрәкәтен үстерү максатыннан бу көннәрдә Казанда республиканың 200 мөгаллимен җыйдылар. Төп предметлар – математика, химия, физика, рус теле фәнен укытучы педагоглар 5 көн дәвамында олимпиада җиңүчеләрен тәрбияләп үстергән остазларыннан “дәресләр” алды.

– Быел мондый семинарлар беренче тапкыр оештырыла. Моңа кадәр, нигездә, олимпиадаларда җиңүчеләр әзерләгән укытучылар белән генә тыгыз эшли идек. Әмма Казан белән Чаллы гына югары нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш түгел бит. Башка шәһәрләрдә дә, районнарда да талантлы мөгаллимнәр күп. Анда да бик яхшы балалар укый, алар белән эшләргә генә кирәк. Бу эш системалы, адреслы булырга тиеш, – дип сөйләде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова.

Әйткәнебезчә, безнең республика өчен бу уникаль проект. Семинарга төрле дәрәҗә олимпиадаларга әзерләүгә мотивацияләнгән укытучылар җыелган иде. Мөгаллимнәр мондый яңа мөмкинлекләргә сөенеп туя алмый. 5 көндә алар бик күпкә өйрәнергә, бер-берсе белән танышырга, тәҗрибә уртаклашырга өлгергән. Ә галимнәр, олимпиадаларга биремнәр әзерләүче кешеләр белән очрашуларны алар зур уңыш дип атый.

Татьяна Шведчикова Чистайда физика укыта.  23 ел стажы булган бу мөгаллим әлеге семинарны бик кызыклы, бик күп яңалыклар ачучы башлангыч дип атады.

– Мондый чаралар бик кирәк, алар күбрәк булсын иде. Олимпиада хәрәкәтен, һичшиксез, үстерергә кирәк. Сәләтле балалар һәр җирдә бар, аларга тиешле игътибар гына булырга тиеш. Минем укучыларым арасында әлегә, кызганычка, олимпиадада җиңү яулаучылар юк. Әмма мин моңа омтылам һәм алга таба моңа ирешермен дип уйлыйм, – ди ул.

Педагоглар бер-берсе белән аралашып, олимпиадаларга әзерлекне нәтиҗәле итеп оештыруга комачаулаган җитешсезлекләрне дә аерып чыгарган. Әйтик, алар сүзләренчә, төрле дәрәҗә олимпиадаларга әзерлек алып бару өчен муниципаль үзәкләр оештыру, төрле елларда оештырылган олимпиадалар биремнәре буенча пособиеләр чыгару, үз юнәлешләре буенча күбрәк җәйге лагерьлар булдыру кирәк дип төрле предмет укытучылары бер үк проблемаларны яңгыраттылар. Аннары олимпиадаларда җиңүчеләрне хәтта грамоталар белән дә билгеләмәүче районнар барлыгы ачыкланды. Рус теле мөгаллимнәре үзләренә кабинетлар җиһазлауны, сүзлекләр белән тәэмин итүне сорады.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү бүлеге башлыгы Тамара Федорова сүзлекләр белән проблемаларны якындагы вакытта хәл итәргә вәгъдә бирде. Ә менә рус теле кабинетларын җиһазлау быел каралмаган дип белдерде. Узган елда башлангыч сыйныфлар һәм технология бүлмәләре бар кирәк белән тәэмин ителгән. Быел физика-химия кабинетлары җиһазланачак. Рус теле кабинетлары чираттагысы булачак дип белдерде Тамара Федорова. Ә олимпиада җиңүчеләрен билгеләп үтмәүне ул акылга сыймаслык хәл дип белдерде. Андыйлар ачыкланып, зур шелтәләр алачак дип билгеләнде.
 
Алга таба мондый укыту курсларын эзлексез рәвештә һәр каникул саен оештырырга ниятлиләр. Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре семинарларга бер үк мөгаллимнәр чакырылачагын ассызыклады. Нәкъ алар үз шәһәрләрендә, районнарында төрле дәрәҗә олимпиадаларга әзерлек буенча тьюторлар, кураторлар булачак.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International