Декларация тапшырыр вакыт

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
Агымдагы елның 1 январенда башланган декларация кампаниясе дәвам итә. Декларацияне кемнәр тапшырырга тиеш соң? Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертү максатыннан без 8 номерлы салым инспекциясе баш инспекторы Венера Сәлахетдиновага мөрәҗәгать иттек.

–2014 елгы керемнәре хакында салым органнарына мәҗбүри рәвештә декларация тапшырырга тиешле затлар исемлеге үзгәрешсез кала. Мөлкәтен (фатир, йорт, дача участогы, җир, транспорт чаралары, кыйммәтле кәгазьләр, коммерцияле оешмаларда катнашу өлеше һ.б.) сатудан керем алучылар, гражданлык-хокукый характердагы килешүләр нигезендә башка физик затлар яки оешмалардан керем алучылар, лотерея һәм бүләк рәвешендәге керемнәре булучылар, керем алып, үз вакытында аннан салым тотылып калынмаган гражданнар декларация тапшырырга тиеш. Моннан тыш, керемнәре турында декларация тапшырырга тиешле затлар категориясенә шәхси эшмәкәрләр, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, үз кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар, закон нигезендә шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар керә.

Югарыда санап үтелгән физик затлар 30 апрельдән дә соңга калмыйча үзләренең яшәү урыны буенча территориаль салым органына 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиешләр.

–Декларация тапшыру мәҗбүри булмаган категориягә керүче салым түләүчеләр турында да әйтеп үтсәгез иде.

–Әйе, шундый категория гражданнар да бар. Аларга декларация тапшыру мәҗбүри түгел. Алар стандарт, социаль, һәм мөлкәткә кагылышлы керемнәре буенча салымнарын чигертә алалар, моның буенча теләсә кайсы вакытта декларация тапшыра алалар. Фәкать шунысы бар, бюджетка керем буенча түләгән салымны кабаттан исәпләтү 3 елдан соңармаска тиеш. Мәсәлән, 2015 елда аны 2012, 2013, 2014 еллар өчен исәпләтергә мөмкин.

Декларация тапшырырга тиешле затларга федераль салым хезмәте идарәсенең рәсми сайтында (www.nalog.ru) документларны “Декларация 2014” программасын кулланып автоматлаштырылган режимда тутырыру мөмкинлеге дә бар. Моннан тыш “Салым түләүченең шәхси кабинеты” дигән электрон сервистан да файдаланырга киңәш итәбез. Әлеге сервис 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен тикшерү мөмкинлеген дә бирә.

Тагын шуны искәртеп үтим, декларация кампаниясе вакытында салым инспекциясе хезмәткәрләре озайтылган эш режимында эшли. Һәм 27-28 мартта, 24-25 апрельдә ачык ишекләр көне үткәрелә.

– Венера Марсовна, элек елларда районда эш бирүче тарафыннан эш хакыннан тотылып кала  торган, керемгә салымның (подоходный налог) вакытында күчерелмәү фактлары бар иде. Соңгы елларда андый фактлар күзәтеләме?

– Күзәтелә шул. Кризиска, үзләре җитәкләгән оешмаларның авыр финанс хәленә сылтап, кайбер җитәкчеләр әлеге салымнан читләшүне хуп күрә. Бу салымның җирле бюджетка туплануы турында онытмаска кирәк. Хезмәт хакын түләдеңме, намуслы бул, салымын да күчер!


Римма МӘҮЛЕТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International