Яңа Чокалы мәдәният йортында "Яшь талантлар"ны барладылар

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
Яңа Чокалы мәдәният йортында "Яшь талантлар" дигән конкурс-концерт узды. 

Бу конкурста 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнашты. Алар узләренең җырга, биюгә булган осталыкларын курсәттеләр. Хисматуллина Айзилә, Журавлева Зөләйлә, Дружкова Азалия, бертуган Әлфис һәм Нәфис Гафуровлар, Гафурова Ләләнең җырлауларын тамашачылар бик яратып тыңладылар. Шулай ук, Халимова Талия, Дилә һәм Лиана Гайнетдиновалар, Идиятуллова Ильхамия, Хуҗиева Рамилә башкаруындагы заманча биюләре тамашачылар куңеленә хуш килде.

"Яшь талантларга" укуларында һәм җырга, биюгә булган осталыкларында зур уңышлар телисе генә кала. Киләчәктә дә мондый конкурс-концертлар уздырылып, балаларның сәхнәгә тартылуына өметләнеп калабыз!



Рузиля Низамутдинова, Яңа Чокалы авылы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International