Иске Задур авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләде

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
28 март көнне Иске Задур авыл клубында китапханә белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.  

Яшьләр өйдән-өйгә йөреп нәүрүз такмаклары әйттеләр, сый-хөрмәт җыйдылар, йорт хуҗаларына, барлык кешеләргә исәнлек-саулык, иминлек-байлык теләделәр.

Бәйрәм барышында дәртле көйләр яңгырады, Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынаштылар, кызыклы уеннар оештырылды. Ахырдан бәйрәмдә катнашучылар тәмле боткадан, коймаклардан авыз иттеләр.


Тәслимә Җамалтдинова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International