Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле районы авыл җирлекләре рейтингы ни сөйли? (Тулырак язмада)
2015 елның 30 марты, дүшәмбе
2015 елның узган ике аенда авыл җирлекләре рейтингының иң югары баскычында Иске Чүпрәле авыл җирлеге тора. Аның артыннан Яңа Элмәле, Алешкин-Саплык авыл җирлекләре бара. Исемлекнең иң соңында -Яңа Борындык авыл җирлеге. Матак, Иске Кәкерле авыл җирлекләре 18-17 урыннарны били.
Авыл җирлекләре рейтингы нинди күрсәткечләрдән чыгып төзелә соң? Иң беренче чиратта, икътисад һәм аның нәтиҗәлелеге анализлана һәм социаль хәленә әһәмият бирелә. Икътисады дигәндә авыл җирлегендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең, гаилә фермаларының, территориясендә никадәр баш мөгезле эре терлекнең барлыгын, салым һәм салым булмаган, шул ук вакытта акча керемнәре, инвестицияләрне күз уңында тотарга кирәк. Һәм авыл җирлегендә яшәүчеләрнең һәм җир күләменә карап, әлбәттә. Социаль ягы исә авылда төзелгән яңа йортлар саны, ягъни квадрат метрлар, шунда яшәүчеләрнең торак белән тәэмин ителеше, эшсезлек күрсәткече, халык санының арту-кимүеннән чыгып билгеләнә. Январь-февраль айларында, мәсәлән, Иске Чокалы, Уби, Яңа Ишле, Городище авыл җирлеге1 кешегә арткан. Һәм Звезда авыл җирлегеннән кала, барысында да халык санының кимүе күзәтелгән. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең теркәлүе исә әлеге ике айда Иске Чүпрәле, Иске Шәйморза, Зур Чынлы авыл җирлекләрендә күп булган. Эшләп торучы “Гаилә фермалары” Яңа Элмәле, Городище, Алешкин-Саплыкка туры килә. Эшмәкәрлек белән иң начар шөгыльләнүчеләр булып ел башында Түбән Чәке авыл җирлеге санала. Ә иң күп мөгезле эре терлек саны (1286) - Иске Чүпрәледә. Кече Чынлы, Яңа Ишледә дә күпләп асрыйлар мөгезле эре терлекне. Сыерлар саны исә Шланга, Яңа Элмәле, Яңа Ишле авыл җирлекләрендә күп. Матак, Яңа Борындыкта терлек асрарга яратмыйлар икән.
Ә менә салым һәм салым булмаган керемнәргә килгәндә, бер кешегә туры килгән керемнең иң зуры Яңа Борындык, Иске Чүпрәле, Кече чынлы авыл җирлекләрендә. Бу күрсәткечләрне “ясап”, иҗат итеп күрсәтеп булмый, әлбәттә. Һәм “Борындык элеваторы”, “Агротранс”, “Цильна” җәмгыятьләренең (Иске Чүпрәледә инде күп төрле оешмалар) рейтингның бу төр күрсәткечендә нинди роль уйнаганын да уйлап табу кыен түгел. Бер кешегә туры килгән салым һәм керемнәрнең иң азы - Яңа Элмәле, Звезда авыл җирлегендә.
Ел башына авыл җирлекләрендә, саннар һәм анализларга караганда, хәлләр менә шундыйрак. Саннар артында авылларның төзеклеге, аның киләчәге, яшәү шартларының уңайлылыгы. “Аркылы ятканны буйга алып салырга да иренгәндә” якты киләчәк хыял гына булып калачак, билгеле. Шуңа да бер эшмәкәр әйтмешли, берни дә эшли алмый интеккәндә, һичъюгы бер адым алга атла!
Резидә Җамалтдинова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз