Узган ел Татарстанда балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары кинәт артып киткән. 2014 елда андый яшүсмерләр саны 23кә җиткән. Бу 2013 ел белән чагыштырганда 35 процентка күбрәк.
Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында республиканың балалар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина хәбәр итте.
Авылларда үз-үзенә кул салучы балалар арта
Җитәкче китергән мәгълүматларга караганда, узган ел Татарстанда үз-үзенә кул салган балалар саны 2013 ел белән чагыштырганда 6 очракка күбрәк теркәлгән.