Районда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, авыл хуҗалыгын, кече һәм урта эшмәкәрлекне, “Чүпрәле” муниципаль сәнәгать мәйданчыгын үстерү, инвесторлар җәлеп итү–үткән елның төп өстенлекле юнәлешләре булып торды.2014 елда территориаль тулаем продукт җитештерү күләме 4270 млн. сумны тәшкил итте. Бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 5 процентка югарырак. Авыл хуҗалыгында тулаем продукция җитештерү 1298 млн. сумга җитте. 2013 елдагыга караганда үсеш–8 процент.
Уңай үзгәрешләр
2014 елда барлык төр макроикътисад күрсәткечләре буенча да уңай динамика күзәтелде. Икътисад үсешендә ирешелгән нәтиҗәләр 13 индикатив планның 11 күрсәткечен үтәү мөмкинлеген бирде. 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында безнең район 22нче урынга күтәрелде. 2013 елда исә республиканың 45 районы арасында 40нчы урынны били иде.
2014 елда халыкны социаль яклау бүлеге тарафыннан бирелгән социаль түләүләрне 12472 кеше алган. Бу барлык район халкының 51,6 процентын тәшкил итә.
2015 елның 1 январена район буенча 68 кеше эшсезлек буенча теркәлгән (2013 елда 107 кеше булган). Рәсми эшсезлек дәрәҗәсе 0,63 процентны тәшкил итә, бу 2013 ел дәрәҗәсеннән түбәнрәк.
Инвестицияләр җәлеп итү өчен
Бүгенге көндә гомумән Россиядә килеп туган икътисадый тотрыксызлык чорында, Татарстан Республикасы Президенты алга куйган бурычларны үтәү максатында, 2015 ел муниципалитет дәрәҗәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерү елы дип игълан ителде. Шул ук вакытта бу кризиска каршы чара да булып тора.