Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Татар авыл эшкуарлары Казанга җыела
2015 елның 20 марты, җомга
20-22 мартта Казанда дүртенче тапкыр татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыены узачак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сүзләренчә, җыенда татар авылларын саклау һәм үстерү мөмкинлекләре, авыл җирлегендә агротуризм проектларын тормышка ашыру кебек мәсьәләләр күтәреләчәк, уңышлы мисаллар барланачак.
Татар авыллары эшкуарларының чираттагы җыенына Казанга Россиянең 30лап төбәгеннән 500 кеше чакырулы. Иң зур 20-70 кешелек делегацияләр Түбән Новгород, Мордовия, Башкортстан, Оренбур, Пермь, Пенза, Самар, Ульяновск, Чувашстан һәм Татарстаннан булачак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге җыенның пленар утырышы, гадәттәгечә, Татарстан Президенты рәислегендә үтәр дип көтелә.
– Моңа кадәр татар милләтен, гореф-гадәтләрне, телне, мәдәниятне авыллар саклап килде, әмма авылның киләчәге бүген үзе зур игътибар таләп итә. Авыл яшәсен өчен анда яшьләрнең төпләнеп калуы мөһим. Мәктәпләр тутырып балалар укыганда гына авыл гөрләп торачак. Ә яшьләр авылда калсын, шәһәрләргә таралып бетмәсен өчен аларга яшәү чыганагы, иртәгәсе көнгә ышаныч бирүче эш-мәшгульлек кирәк. Россия төбәкләрендә бүгенге көндә 4300 татар авылы исәпләнә, алар арасында үрнәк булырлык җирлекләр дә шактый. Аларда авыллары белән һәр гаилә үз эшен оештырып, шуннан файда күреп, авылның әһәмиятле социаль объектларын: балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты, мәчетләрне төзекләндереп, яңаларын төзеп тулы канлы тормыш алып бара. Татарстанда да, Россия күләмендә дә авыл җирлегендә яшәүчеләргә ярдәм итүче дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, бары тик шуларны куллана белергә һәм, әлбәттә, эшләү теләге булырга тиеш. Казанда оештырылучы эшмәкәрләр җыены тәҗрибә уртаклашу, авылларның киләчәген кайгырту мәсьәләсенә игътибарны юнәлтү, дәүләт ярдәмен җәлеп итүнең юлларын аңлату максатын куя. Елдан-ел җыенның географиясе киңәюен, эшкуарлыкка тартылган татарларның да саны артуын күзәтәбез. Безнең теләк – авылда бер-ике кеше үз эшен ачып, тирә-якны авыл хуҗалыгы һәм башка көндәлек продукция белән тәэмин итүенә генә ирешү түгел, ә бөтен авылы белән кешеләрне эшкуарлыкка тарту. Гаилә фермасымы ул, умартачылыкмы, теплициада яшелчәләр үстерүме, куян үрчетүме – эшкуарлыкның төрләрен санап бетергесез. Менә шул чакта гына авылның киләчәге өметле булыр, – дип ассызыклый Ринат Закиров.
Җыен кысаларында пленар утырыштан тыш, эшкуарлар өчен семинар-укыту үткәрү дә каралган. Анда Россиянең авыл хуҗалыгы белән бәйле законнары, дәүләт программалары һәм грантлары, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты ярдәмендә авыл җирлекләрендә агротуризм проектларын тормышка ашыру мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирәчәкләр. Шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган кунакларны Татарстанның Мамадыш районына алып барып, республикадагы кайбер авыл эшкуарларының хуҗалыклары белән таныштырачаклар.
Мәдәни программа да бай булачак. Кунаклар Казанның К.Тинчурин театры сәхнәсендә “Казан” бию ансамбле концертын һәм “Авыл кызы” II Бөтенроссия бәйгесенең финалын тамаша кылачаклар.
Лилия ГАДЕЛШИНА
http://intertat.ru/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз