Чүпрәле яшьләре халыкка мөрәҗәгать итте

2015 елның 20 марты, җомга
Чүпрәле яшьләре татарстанлыларны иҗтимагый активлыкка чакырды. “Һәркем үзе хезмәт куйган өлкәдә тырышып эшләп, уртак көч белән илдәге икътисади тотрыксызлыкка каршы торырга һәм республиканың һәрьяклап үсешен тәэмин итәргә сәләтле”, – диелә аларның мөрәҗәгатендә.

Татарстанлыларга мөрәҗәгать белән чыгарга Чүпрәленең эшче яшьләрен республика Президенты Рөстәм Миңнехановның илдәге икътисади кризис шартларында электән шушы төбәктә дус-тату гомер кичергән күпмилләтле халкыбызны берләшергә өндәве этәргән.

Татарстанның көньяк-көнбатышында, Ульяновск белән Чувашия чигендә урнашкан Чүпрәле төбәгендә бүгенге көндә 25 меңнән артык кеше гомер кичерә. Аларның яртысы татарлар булса, икенче яртысын диярлек чуашлар тәшкил итә. Биредә чуаш теле, рус һәм татар телләре белән беррәттән, мәктәпләрдә укытыла, балалар кечкенәдән өч телне белеп үсә. Быел районда “Киләчәк безнең белән” шигаре астында авыл яшьләре иҗаты фестивале оештырылган. Бу колачлы фестиваль төрле һөнәр ияләре булган яшьләргә нәфис сүз, җыр һәм биюдәге осталыкларын күрсәтүдән тыш, очрашып аралашу, фикерләшү өчен дә мөмкинлекләр тудырган. Нәтиҗәдә, “Киләчәк безнең белән” программасы бүген иҗади чаралар белән генә чикләнмичә, яшьләрнең иҗтимагый хәрәкәтенә әйләнергә дәгъва итә.

Татарстан Аграр яшьләре берләшмәсенең Чүпрәле районы бүлеге җитәкчесе, район хакимиятенең мәдәният бүлеге башлыгы Зөлфәт Сәгъдиев сүзләренчә, республиканың социаль-икътисади үсешен тәэмин итү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту максатын тоткан дәүләт программалары һәр тармакка, шул ук авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче, төзүче, укытучы, табиб булып эшләүче яшьләргә дә турыдан-туры кагыла. Соңгы елда илдә кризис дип күп сөйләнелсә дә, Чүпрәле районында быелга планлаштырылган юллар, балалар бакчалары, мәктәп төзелешләре туктап калмаячак. Татарстан районнарындагы дистәдән артык сәнәгый паркларның чираттагысын Чүпрәледә сафка бастыру эшләре дә дәвам итәчәк.

– Иң мөһиме – илебездә, яшәгән җиребездә тынычлык хөкем сөрсен. Безнең Чүпрәле ягында гасырлар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату көн күрә. Безгә бүген дә бер-беребезне хөрмәт итеп, үзара ярдәмләшеп яшәү мөһим. Икътисади кризис һәм тышкы басым астында илебез чыдамлылыкка сынау үткәндә безнең түзем холкыбыз аеруча әһәмияткә ия. Мондый чакта республика башлыгы Рөстәм Миңнехановның халкыбыз иминлеге өчен берләшергә өндәвен хупламый мөмкин түгел. Үзебез иҗтимагый җаваплылыкны тоеп яшәгәндә һәм эшләгәндә бернинди авырлыклар куркытмас. Без бергә! – дип белдерде Зөлфәт Сәгъдиев Чүпрәледә узган “Киләчәк безнең белән” яшьләр җыенында.

Чүпрәле яшьләренә һәм республика Президентына теләктәшлек күрсәтеп, Татарстан халкына юлланган мөрәҗәгатьне инде бик күпләр имзаларга өлгерде. Мөрәҗәгать тексты интернеттагы ВКонтакте челтәрендә “Чүпрәле – без бергә” төркемендә урнаштырылды (http://vk.com/drzhmyvmeste). Чүпрәле яшьләре аның эчтәлеге белән танышырга һәм бу мөрәҗәгатькә кушылырга чакыра.

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International