Рөстәм Миңнеханов “Адмирал” турында: Үз күзең белән күрмичә, аңламыйсың...

2015 елның 20 марты, җомга
“Адмирал”дагы соңгы вакыйгалардан соң Татарстан җиткәчелеге кеше күп йөри торган урыннарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы федераль кануннарны тагын бер кат карап чыгып, аларга тиешле үзгәрешләр кертү таләп ителә дигән нәтиҗәгә килгән. Депутатлар әлеге мәсьәлә белән федераль үзәккә мөрәҗәгать итәргә әзерләнә...

Бүген Татарстанның Дәүләт Советында парламентның чираттагы утырышы уза. Чарада каралаган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе кеше күп йөри торган урыннарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы федераль кануннарга үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимне карау булды. Депутатлар каршында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин чыгыш ясады.

- 11 март көнне Казанда зур фаҗига булды: шәһәрнең иң зур сәүдә йортларыннан саналган базар янып көлгә әверелде. Анда 1100 дән артык сәүдә урыннары теркәлгән булган. Кызганыч, һәлак булучылар да бар, - дип башлады сүзен вице-премьер.

Яңа объектларда янгыннар саны ике тапкырга арткан

Бактың исә, әлеге сәүдә йорты 2013 елдан бирле бернинди экспертизасыз эшләгән икән. Хуҗаларның бинаны гамәлгә кертергә рөхсәт бирә торган махсус документлары да булмаган, хәтта. Әлеге объектның 1980нче елларда ук җитештерүчәнлек өчен дип төзелгәнлеген исәпкә алсак, аны бернинди рөхсәтсез сәүдә йортына әверелдерүнең дөрес түгеллеге аңлашыла.

- 2013 елда әлеге объектта янгын куркынычсызлыгы белән бәйле 18 җитешсезлек ачыкланган. 2014 елда исә кимчелекләр саны 11 булган. Төп шикаятьләр автоматлаштырылган янгын сүндерү җиһазларының тиешле күләмдә булмавы, бина эченең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәве белән бәйле, - дип ассызыклады Алексей Песошин.

Вице-премьер сүзләренә караганда, соңгы ике ел эчендә генә дә Татарстан базарларында барлыгы 5 зур янгын теркәлгән. Бу вәзгыятьне болай гына калдыру ярамый, тиешле карарлар кабул итү кирәк. Федераль законнарга үзгәрешләр кертү аеруча мөһим.

- 2007 елда гамәлгә кергән федераль закон нигезендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төзелеш һәм үзгәртеп корыла торган объектларда тикшерүләр үткәрә алмый. Нәтиҗәдә, бер-бер артлы калкып чыга торган объектларның төзелешен беркем дә контрольдә тотмый. Куркынычсызлыкны тәэмин итү оешмалары әлеге объектларны гамәлгә кертү эшчәнлеген күзәтүдән дә читләштерелгән. Әле алай гына да түгел, алар яңа объектларны гамәлгә кертелеп өч ел вакыт узгач кына тикшерә башлый ала, - дип белдерде Алексей Песошин.

Мондый вәзгыять яңа гына төзелгән объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең бозылуына китергән икән. Янгыннар саны арту да күпмедер дәрәҗәдә нәкъ менә шуның белән бәйле. Мәсәлән, Алексей Песошин китергән мәгълүматларга караганда, 2007 елдан башлап 2015 елга кадәрге чорда яңа биналарда килеп чыккан янгыннар саны ике тапкырга (!) арткан.

Янгынга каршы махсус режим игълан ителде

Шушы хәлләрне исәптә алып, Татарстан җитәкчелеге кеше күп йөри торган урыннарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы федераль законнарга үзгәрешләр кертүне сорап, федераль үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килгән.

- Беренчедән, шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү кирәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына яңа гына төзелеп килә торган яки инде төзелеп беткән кеше күп йөри торган биналарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тикшерү хокукын бирү сорала. Икенчедән, административ хокук бозулар турындагы законга да үзгәрешләр кертү кирәк. Янгынга каршы махсус режим игълан ителгән чорда әлеге объектларда кеше тормышына куркыныч китерергә мөмкин дип табылган хокук бозулар ачыкланса, без аларның эшчәнлеген туктатырга тәкъдим итәбез, - дип дәвам итет сүзен җитәкче.

Әле алай гына да түгел, Татарстан Хөкүмәте “Адмирал”дагы соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә республикада янгынга каршы махсус режим игълан итәргә карар кылган икән. Әлеге режим федераль законга тиешле үзгәрешләр кертелгәнчегә кадәр яки инде Татарстанның кеше күп йөри торган урыннарын тулысынча тикшереп чыгып, барча хокук бозуларны юкка чыгарганчы дәвам итәчәк.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, илдәге янгыннарның 40 процентка якыны кеше күп йөри торган урыннарда теркәлә икән. Янгында һәлак булучыларның 70 процентының нәкъ менә әлеге төр пожарларда үлүе билгеле.

- Берничә бик зур янгыннан соң Татарстанда кеше күп йөри торган 237 объектта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелгән иде. Аларның 137сендә шактый гына җитешсезлекләр ачыкланды. Тәртип бозу очраклары саны якынча 1,5 меңне тәшкил итте, - дип ассызыклады Алексей Песошин.

Татарстан лидеры борчуда

Алексей Песошинның чыгышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Шул ук вакытта аның үзенең дә әйтәсе сүзләре шактый күп җыелган иде.

- “Адмирал” белән бәйле очракта әлеге бина яңа түгел, киресенчә, ул шактый иске һәм үзгәртеп корылган. Шунысы да бар, күпләрнең бина эченә янгын башланганнан соң кире йөгергәнлеге билгеле. Кемнең гаепле булуын ачыкларлар. Тик бу мәсьәләнең башка ягы турында да онытырга ярамый. Әлеге вакыйгадан соң республика җитәкчелеге дә тиешле нәтиҗәләр ясарга бурычлы. Зыян күргән кешеләр каршында без җавап тотабыз, - дип белдерде Татарстан лидеры.

Президент сүзләренә караганда, Татарстан җитәкчелеге республикадагы барча хәлләрдән тулысынча хәбәрдар булырга тиеш. Хәзер исә төп максат – федераль законнарга кертергә тәкъдим ителгән үзгәрешләрне дөрес итеп әзерләп бетерү.

- Сез безнең борчу һәм кайгыны федераль дәрәҗәгә дөрес итеп җиткерергә бурычлы. Ник дигәндә, әлеге вакыйгаларны үз күзең белән күрмәсәң, ул кайдадыр читтә, сиңа кагылышлы түгел кебек тоела. Ә менә шул урынга барып, барысын да үз күзләрең белән күреп кайткач, хис-тойгылар, гомумән, башка, - дип депутатларга мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Рәмзия ЗАКИРОВА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International