Дәүләт Советының чираттагы утырышы ачылды

2015 елның 20 марты, җомга
20 март көнне Татарстанның бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары парламентның чираттагы утырышына җыелды. Көн тәртибенә барлыгы 42 сорау кертелгән. Аларның иң мөһиме – Татарстан башкарма хакимият органнарының 2014 елдагы эшчәнлеге белән бәйле хисапны тыңлау булыр, мөгаен.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, министрлык һәм башка идарәчелек җитәкчеләре катнаша. Парламент утырышы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә уза.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов парламентның әлеге утырышына барча район башлыкларын чакырырга боерган. Бу – Татарстандагы соңгы вакыйгалар белән бәйле...

Көн тәртибенә кертелгән сорауларның күбесе беренче укылышта каралачак. Араларында “Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында”, “Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында”, “Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында”гы закон проектлары бар.

Соңрак исә көн тәртибенә тагын берничә мәсьәлә өстәлде. Депутатлар бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең докладын тыңлаячак. Тагын бер мөһим мәсьәлә кеше күп йөри торган урыннарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы федераль законга үзгәрешләр кертү хакындагы тәкъдим белән бәйле булачак.

Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International