Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 9 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә теркәлгән бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 10 нчы марттан алып 13 нә кадәр килеп ирешкән саннарга караганда, бу вакыт аралыгында республика предприятиеләрендә 1 төркемле, 3 үлем белән тәмамланган һәм 5 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 
Үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары Әгерҗенең ООО «ЖилЭнергоСервис-Агрыз», Саба районының «ТатГазИнвест», Казанда урнашкан «116 Путей» җәмгыятьләрендә теркәлгән.
Авыр бәхетсезлек очраклары Казанның «Поисково-спасательная служба РТ при МЧС» учреждениесендә, Казанның «Таур-Сервис» җәмгыятендә, Бөгелмә тимер-бетон заводында, "Неверов" шәхси эшмәкәрендә, Казанның 1 нче ДЕПОсында теркәлгән.
Төркемле бәхетсезлек очрагы исә Тукай районында урнашкан төзелеш-монтаж идарәсендә булган. 
Барлык очраклар буенча да тикшерү эшләре бара. 

Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International