Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.     

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  7 тапкыр чыктылар. 

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12  тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, гадәттән тыш хәлне ликвидацияләү – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

http://mchs.tatarstan.ru/tat/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International