Казанда WorldSkills Russia 2015 эшче һөнәрләр чемпионатының республика этабының ачылу тантанасы узды

2015 елның 17 марты, сишәмбе
16 мартта Казан педагогика көллиятендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында WorldSkills Russia 2015 эшче һөнәрләр чемпионатының Татарстан Республикасындагы региональ этабының рәсми ачылу тантанасы узды. 
Бүген чемпионатның рәсми рәвештә ачылу тантанасы һәм пленар утырышы узды. Әлеге чарада көллият һәм техникум директорлары катнашты. Чемпионатның региональ этабында 500 студент катнаша. Алар компетенцияләр буенча махсуслашкан үзәкләрдә 53 һөнәр буенча көч сынашачак. 
2015 елның 2 апрелендә Казан энергетика көллиятендә нәтиҗәләр ясау һәм чемпионатның региональ этабының ябылу тантанасы булачак. 2015 елның 9-12 апрелендә Самара шәһәрендә Россия милли чемпионатының Идел буе Федераль округындагы ярымфиналы узачак. 
Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 17 маеннан алып 23 маена кадәр Казанда Казан ярминкәсе мәйданында Һөнәри осталык буенча өченче милли чемпионат - Супер Кубок WorldSkills Russia 2015 узачак. Әлеге чарада Россия Федерациясенең 70 регионыннан 700гә якын студент һәм 600 эксперт катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International