“Татарстан – 2030”: студент һәм аспирантлар да битараф түгел

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Билгеле булганча, хәзерге вакытта республикада Татарстанның киләчәктәге 15 еллык үсешенә багышланган “Татарстан-2030” стратегиясе белән танышу, үзара фикер алышу эшчәнлеге бара. Шушы көннәрдә КФУ студентлары һәм аспирантлары да әлеге документ турыда үз фикерен әйтте.
 
Алар әлеге стратегия белән “Татарстан стратегиясе – минем стратегия!” конурсы кысаларында танышты. Конференциядә Татарстанның икътисад министры Артем Здунов, “Татарстан – 2030” проектының фәнни җитәкчесе Борис Жихаревич һәм КФУның икътисад һәм стратегик үсеш буенча проректоры Марат Сафиуллин да катнаштылар. 
 
- Әлеге документка кергән киләсе 15 ел вакыт сезнең иң актив чорыгызга туры килә. Шуңа күрә әлеге стратегияне әзерләүдә зур ярдәм күрсәтүегезне үтенәм. Хәзерге вакытта әлеге стратегияне эшләүдә 2,5 мең кеше катнашты инде. “Татарстан – 2030” стратегиясен Дәүләт Советына тәкъдим иткән вакытта бу эшкә КФУ һәм башка алдынгы уку йортлары студентлары һәм аспирантларының да катнашуын тою бик мөһим булачак, - дип ассызыклады Артем Здунов үзенең чыгышында. 
 
Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, әлеге конференциядә катнашучылар тарафыннан әйтелгән теләк-тәкъдимнәр дәүләт программаларын кабул иткәндә дә исәпкә алыначак. Нәтиҗәдә, студент һәм аспирантлар бу эшчәнлекнең ни рәвешле тормышка ашырылуын күзәтеп бара алачак. 
 
- “Татарстан-2030” программасы кабул ителгәч, аның үтәлешенә бәя бирү максатыннан төрле очрашулар уздыру планлаштырыла. Алар даими булачак һәм стратегиягә вакытында төзәтмәләр кертергә ярдәм итәчәк, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.
 
Чарада катнашучыларны финанс һәм икътисади кризисның “Татарстан-2030” проектына тәэсир итү-итмәве турындагы сорау кызыксындырды. Борис Жихаревич сүзләренә караганда, стратегиягә өч елга бер мәртәбә төрле төзәтмәләр кертеләчәк һәм ул алты елга бер тапкыр яңартылачак. Әле алай гына да түгел, әлеге проектны тормышка ашыру буенча чаралар планы ел саен төзәтелеп торачак икән. 
 
- Иң мөһиме, әлеге стратегия кабинетларда түгел, ә “кыр”да әзерләнә. Хәзерге вакытта әлеге проектны әзерләү өчен 13тән артык мәйданчык булдырылды инде, - дип белдерде Борис Жихаревич.
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International