Эш урынында үлүчеләр арта

2015 елның 13 марты, җомга
Атна саен диярлек эш урынында җәрәхәт алучылар, үлүчеләр турында ишетеп торабыз. Узган атна дәвамында гына да республикада берничә кешенең гомере өзелгән.

27 февральдә “Декор” ААҖендә эшләүче 31 яшьлек операторның кул чугы өзелә. Әлеге факт буенча Буа тикшерү комитеты тикшерү уздыра. Кайбер мәгълүматларга караганда, ир-ат автомобиль шиннарын кисә торган станокта эшләгәндә, уң кулындагы бияләе тимерчыбыкка эләгә. Ул ир-атның кулын станок эченә алып кереп китә...

Узган атнада исә Чаллыда бер эшче агач чүбен эшкәртә торган бункерга егылып төшеп һәлак була. Бу хәл 6 март көнне була. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Гомумән алганда, эш урынында һәлак булучылар саны аварияләрдә үлүчеләр, үз-үзенә кул салучылар, наркотикларның артык дозасыннан, алкогольгә бәйлелек нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлашучылардан кала дүртенче урында тора.

Әйтергә кирәк, республика оешма-предприятиеләрендә дә хәл шәптән түгел. Мәсәлән, 2013 елда 141 мең кеше тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч шартларда эшләгән. Профессиональ яктан куркыныч тудыручы төп факторлар – көчле тавыш, вибрация, артык газлы яки тузанлы һава.

Хәзергә белгечләр предприятиеләрдә үлем-китем очракларын киметү өчен икътисади яктан актив халыкның сәламәтлеген өйрәнү буенча инновацион фәнни-тикшеренү үзәген булдырырга чакыра.

- Моның тагын бер юлы – эш урыннарында сәламәтлекне саклау системасын камилләштерү. Эш белән тәэмин итүчеләр үз кадрларының сәламәтлеге турында кайгыртмый. Бу вәзгыятьне үзгәртергә кирәк, – ди Татарстан Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова.

Предприятиеләрдә зыян күрүчеләр саны кими бара-баруын. Ләкин шулай да бу күрсәткеч югары булып кала. Әйтергә кирәк, эштә зыян күрүчеләр китергән икътисади зыян төренә карап ел саен 27 миллиард сумга җитәргә мөмкин. Бу Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсенә каралган бюджетыннан да күбрәк.

Алинә МИҢНЕВӘЛИЕВА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International