Язгы каникулда укучыларны Милли музейда көтеп калалар

2015 елның 13 марты, җомга
Язгы каникул көннәрендә Татарстан Милли музее мәктәп укучылары һәм мөгаллимнәр өчен күркәм бүләк - “Музей мозаикасы!” дигән программа әзерли. 23-29 март көннәрендә музейда экскурсияләр, интерактив лекцияләр һәм төрле уеннар үткәреләчәк.

Һәр чара барышында балалар яңа, кызыклы әйберләр хакында кызыклы мәгълүматлар беләчәк. Яшь тикшеренүчеләрне үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәт көтә. Көн саен 10.00, 12.00 һәм 14.00 сәгатьләрдә малайлар һәм кызлар уникаль интерактив программада катнаша алачак.

Детектив элементлары кергән “Билгесез Бөек сугыш – шпион хыялары” (23 март) дигән танып белү уены башкалабыз һәм Казан хәрби округы тарихына багышланган.

“Хәзинәләр эзеннән” (24 март) дип аталган музей уены балаларга тарихи экспозицияләрдә ориентлашырга һәм үзләренең туган яклары турында күп кенә яңа әйберләр белергә ярдәм итәчәк.

“Бау үрәбез” (25 март) дигән чара музейга килүчеләрне каеш һәм билбаулар тарихы белән таныштырачак, кунаклар үзләре дә бау һәм киҗе-мамык беләзекләр үрергә өйрәнәчәк.

26 март көнне музей малайлар һәм кызларны “Мавыктыргыч сәяхәт”кә чакыра.

27 март көнне балалар тропик илләрдә яшәүче сирәк очрый торган хайваннар турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар беләчәк.

“Мич янында кунакта” (28 март) дигән чара интерактив зонада рус халкының тормыш-көнкүреше белән таныштыра.

Укучыларны төрле тарихи чорлардагы сугыш һәм саклану кораллары белән таныштыруны күздә тоткан “Борынгы заман хәрбиләре” (29 март) дип исемләнгән чара үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә ярдәм итәчәк.

26 март көнне 14.00-16.00 сәгатьләрдә музей кунакларын “Җанлы экспозиция” дигән театральләштерелгән акция көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International