Республикада «Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!» акциясенең беренче этабы старт ала

2015 елның 13 марты, җомга
16 марттан 27 мартка кадәр Татарстанда киң масштабтагы  Бөтенроссия  наркотикларга каршы «Үлем белән кайда сату итәләр,  хәбәр  ит!»  акциясенең  беренче этабы старт ала. 

Акция барышында  республикада (8-843), 274-30-30 һәм 273-43-45 номерлы «Ышаныч телефоннары» эшлиячәк. 

Чараның төп максаты булып, наркотикларны җитештерү, куллану, саклау һәм  сату  фактларын, притоннар урыннарын ачыклау тора. Хәбәрләр шулай ук, Яшел Үзән  шәһәрендә эшләүче  (8-84371) 5-55-00 “Ышаныч телефоны” буенча да кабул ителә, я булмаса хәбәрне ведомство сайтында http://ufskn.tatar.ru. калдырырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International