Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Быел Чүпрәледә бөртекле культуралар 42000 гектар чамасы чәчеләчәк
2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Яз игенчене төрлечә сыный. Моннан 5- 6 ел элек башланган корылыкның әлегәчә дәвам итүе авыл хезмәтчәннәрен быел да шик астына куя. Мул уңышка өмет итеп куйган хезмәтең, сарыф иткән чыгымнарың акланырмы? Менә шундый билгесезлек борчый бүген аларны.
Республиканың авыл хуҗалыгы фәнни- тикшеренү институты галимнәренең әйтүенә караганда, соңгы биш елдагы корылык никадәр генә каршылыклар тудыруга да карамастан, агротехник технологияләрне үзвакытында югары сыйфат белән үтәгән хуҗалыклар елына карата ярыйсы гына уңыш алалар. Димәк, беренче чиратта, туфрактагы дымны саклап калуга юнәлдерелгән чараларны иң оптималь срокларда үткәрү таләп ителә. Агро идарәнең игенчелек буенча баш белгече Виктор Митрошкин фикеренчә, туфракның өске катламындагы дым уртача 164 миллиметрдан да ким булмаска тиеш икән. Үткән ел үсемлекләрнең тамырлану чорында ул күрсәткеч район буенча нибары 74 миллиметрны гына тәшкил иткән. Шушы аномаль күренешләрне исәпкә алганда, быелгы кыр эшләрен башкарып чыгу, кайчандагыга караганда да һәр механизатордан, белгечтән оперативлык һәм үҗәтлек сорый. Хәзерге вакытта хуҗалыкларның машина- трактор паркларында кызу эш кайный. Агро идарә начальнигы урынбасары, җитештерү- маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәриповның сүзләренә караганда, райондагы басу эшләрендә катнашырга тиешле барлык техниканы мартның унбишенә кадәр төзекләндереп бетерү бурычы куелган. Төрле маркадагы 311тракторның 86 проценты бүгеннән кырга чыгарга әзер икән. “Цильна”, “Ак Барс Чүпрәле, “Агротранспорт” һәм “Низамов А. А.” күмәк фермер хуҗалыгы игенчеләренең тырыш хезмәте күпләргә үрнәк. Әлеге хуҗалыкларда тагылма инвентарьларны агрегатлаштыру эшләре дә төгәлләнеп килә. Ә менә “Березка” һәм “Шәйморза” җәмгыятьләрендә эш темпын шактый арттыру сорала. Төзекләндерү звеноларының сыйфатлы һәм нәтиҗәле эшләрен тәэмин итү өчен кызыксындыру чараларын киңрәк кулланырга кирәк. –Техниканы сафка бастыру беркайчан да җиңел булмады. Быелгысы да аның запас частьләргә бәяләрнең 20 процентка кадәр күтәрелүе белән бөтен икътисадка аяк чалды. Дөрес, хөкүмәтебез җитәкчеләренең зирәк акылына нигезләнеп үткән ел машина- трактор паркларын яңарту өчен 61 миллион 800 мең сумлык 55 берәмлек техника алдык. Аның 30 миллион сумы “40 х 60”- техниканы модернизацияләү программасы буенча субсидия рәвешендә бирелде,- ди Җәмил Кәбирович. Быелгы язның иртәрәк килүе турында да фаразлар бар. Синоптиклар фикере дә шундый. Хуҗалыкларда узган һәр семинарда район башлыгы Александр Шадриков техника төзекләндерү эшен ашыктыруны таләп итә. Чөнки, кырга чыгу өчен беренче мөмкинлекләр булуга ук 12721 гектардагы көзге культураларны һәм тугыз меңгә якын гектарны биләгән күпьеллык үләннәрне минераль ашлама белән тукландырасы бар. Дөрес, шушы максаттан прицеплы һәм асылмалы 14 агрегат, тамырга ашлама кертү өчен “СЗП- 3,6” һәм “СЗА- 3,6” чәчкечләре базасында 15 агрегат әзерләнгән. Быелгы чәчүдә катнашырга тиешле 158 чәчкечнең барысы диярлек төзекләндереп беткән, 11 чәчү комплексының 90 проценттан артыгы сафка бастырылган. Тырмалар һәм культиваторлар яңа елга кадәр үк ремонтланса да, “БДТ” моделендәге дисклы тырмаларның дүртесе әлегә әзер түгел. Район буенча быел бөртекле культуралар 42 мең гектарга якын мәйданны билиячәк. Әлбәттә, чәчүне иң оптималь вакыт аралыгында үткәрү өчен бөтен механизмнардан рациональ файдаланырга һәм һәр агротехник чараны югары сыйфат белән башарып чыгарга туры киләчәк.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз