Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Сабырлыгы белән үрнәк булган Мөслимә апа
2015 елның 10 марты, сишәмбе
Кушкуак авылында туып, бүгенге көндә Иске Чүпрәле авылында яшәүче Мөслимә Сафиулла кызы Хәйруллина шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Язмыш аңа җиңел яшьлек насыйп итмәгән, әмма бәхетле картлык әзерләгән.
Мөслимә апаның балачагы сугыш елларына туры килгән. Башка яшьтәшләре кебек үк аңа да балачакның рәхәтен татырга туры килмәгән. Өскә кияргә кием, язарга ручка, дәфтәр, аларны юнәтергә акча булмау сәбәпле (ул заманнарда колхозда “таякка“ эшләү була), 4 классны тәмамлаганнан соң бүтән уку мөмкинлеге булмый аның, колхозга эшкә килә. Физик яктан чыныгып бетмәгән үсмерләр өлкәннәр белән бергә көнен дә, төнен дә колхозда хезмәт куялар ул чорда, капчыклар да күтәреп ташый, махсус машинада әйләндереп, чәчүлек орлык әзерләүдә дә катнаша, ир- егетләр кебек үгез җигеп Мунчәли авылына флягалар белән колхозның һәм халыктан җыелган сөтне дә ташый, чөгендер дә үстерә ул. Мөслимә апаның әтисе Сафиулла агай да хатыны Мәүлида апага өч баласын калдырып, яшьли үлеп китә. Әниләре хәленнән килгәнчә, балаларын ач-ялангач итмәскә тырыша. Сугыш һәм сугыштан соңгы ачлык елларында кычыткан да, яз җитеп басулар кардан чистаргач, бәрәңге басуыннан көздән калган бәрәңгеләрне җыеп, киптереп, төеп, он итеп, күмәч пешереп тә ашыйлар. Мөслимә апа әйткәнчә, күрмәгәннәре, кичермәгәннәре калмый аларның.
–Балаларга, оныкларга, оныкчыкларга мондый авырлыкларны кичерергә туры килмәсен. Аллаһы Тәгалә җирдә тынычлык һәм кешеләрнең үзара килешеп яшәүләрен насыйп итсен, -ди әңгәмәдәшем кичергәннәрен хәтерендә яңартып.
18 яшендә Мөслимә апа авылдашы, уңган-булган егетләрнең берсе Насих белән тормыш корып җибәрәләр. Тормышларын ямьләндереп, бер-бер артлы балалары: Рәшит, Гөлсинә, Шамилә, Эльмира, Рифкать, Фирдәүсә, Шәүкәт, Шамиль, Миләүшә, Рәмзия, Рамиль дөньяга аваз сала. 1969 елда алар гаиләсе район үзәгенә– Иске Чүпрәле авылына күченә, йорт җиткезә. Насих ага һәм Мөслимә апа гомере буе хезмәттә булалар.
Балаларында да кече яшьтән үк хезмәтне сөю, кешеләргә игелекле, ярдәмчел булу кебек сыйфатларны тәрбияләргә тырышалар. Уллары районның алдынгы комбайнчысы булган әтиләре Насих ага янында техника серләренә төшенсәләр (кул арасына керә башлаган улларының һәркайсы әтиләре янында комбайнчы ярдәмчесе буларак беренче хезмәт чыныгуын ала), кызлары әниләре үрнәгендә уңган хуҗабикә булып үсеп җитәләр. Насих ага һәм Мөслимә апа һәр баласына ныклы белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр.
–Аллага шөкер, балаларыбыз йөзебезгә кызыллык китермәде. Киленнәрем–кызларым, кияүләрем улларым кебек, бик яхшылар, игелеклеләр. Балаларым “әни”, оныкларым “әби” дип өзелеп тора. Моннан да олырак бәхетнең булуы мөмкинме соң,-ди, бүгенге көненә шөкерана кылып, Мөслимә апа.
Мөслимә апа әйләнә-тирәсендә бары яхшылык һәм яктылык кына күрә торган кешеләрдән. Ул туганнарына, балаларына, 33 ел буе бер нигездә тату гомер кичереп, бер-берсен ярты сүздән аңлашып яшәгән кайнанасы Мәфтуха апага да ихлас рәхмәтле. Сөйләшкәндә, Аллаһы Тәгаләнең исемен еш телгә ала һәм бу очраклы гына да түгел. Мөслимә апа яшьтән үк әтисеннән (Сафиулла агай бик укымышлы, динле кеше булган) дин серләренә төшенеп, өйрәнеп калган, мәчеткә йөреп белемен тагын да күтәргән. Биш вакыт намазын калдырмый, илгә-көнгә, барча туганнарына, балаларына исәнлек-иминлек теләп, догалар кыла.
Мөслимә апаның тырыш, намуслы хезмәте төрле елларда күпсанлы Мактау Грамоталары, “Хезмәт ветераны“ исеме белән бәяләнгән. Күп балалы әни буларак– “Герой-Ана”, “Ана даны” орден-медальләренең тулы кавалеры ул. 2010 елда “Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимагый оешмасы үткәргән конкурста Мөслимә апа гаиләсе белән катнашып, “Хатын-кыз: Ана” номинациясендә җиңү яулады.
Бүгенге көндә Мөслимә апа төп нигездә кызы Рәмзия тәрбиясендә гомер кичерә. Аның гаиләсе зур–11 баласы, 14 оныгы бар. Өлкәнәйгән көнендә алар юбиляр өчен рухи һәм физик терәк.
–Безнең һәрберебезнең уңышларында әниебез белән әтиебезнең өлеше бәһасез. Аларга рәхмәтебез чиксез,-диләр Мөслимә апаның ул-кызлары.
Римма МӘҮЛЕТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз