Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Иске Кәкерле авылында Радик Алиев истәлегенә көрәш турниры узды
2015 елның 10 марты, сишәмбе
Районда игълан ителгән спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше кысаларында, Чүпрәленең иң оста көрәшчеләре Иске Кәкерле урта мәктәбенең спорт залына җыелды.
Биредә милли көрәшкә элек елларда да зур игътибар бирәләр иде. Авыл чирәмендә көрәшеп беренче чыныгуларын алган егетләр зур спортка юл ярдылар, республика һәм ил күләмендә танылган көрәшчеләрне дә үстерде әле ул Иске Кәкерле авылы. Хәзер монда авылдашлары Радик Алиев кубокларына һәм призларына район турниры үткәрә башладылар. Радик үзе дә көрәшче иде, Сабан туйларда бил алышып урыннар яулады. Ни кызганыч, язмыш берәүне дә аямый шул, юл фаҗигасендә аның чәчәк кебек гомере бик иртә өзелә.
Турнирда катнашу өчен йөздән артык спортчы килгән иде. Милли көрәш буенча район федерациясе җитәкчесе, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов ярышка килүче барлык спортчыларны һәм җанатарларны спорт бәйрәме белән котлады, әлеге авыл халкының милли көрәшне яратуын, монда бик өметле көрәшче егетләр үсүен ассызыклады. “Спорт яшь буынны көчле, рухи яктан нык булып үсәргә ярдәм итә. Спортта чыныккан егетләр хәрби хезмәттә дә, тыныч тормышта да югалып калмыйлар. Нәкъ шуларны истә тотып быел районда “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше” елы дип игълан ителде. Барлык спортчыларга да гадел көрәш һәм лаеклы җиңү телим”,- диде Ирек Вазыхович. Авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов та көрәшчеләргә уңышлар теләде. Киеренке ярышлар көн буена сузылды. Җиңүгә ирешкән көрәшчеләр кубоклар, Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Болардан тыш абсолют батырлар өчен өч тәкә дә бар иде. Аларны Иске Кәкерле авылы батыры Илнар Рәкыйпов, укучылар арасында Кече Чынлы урта мәктәбеннән Айдар Мохтаров һәм берничә мәртәбә район Сабан туе батыры булган Альберт мөшәрәпов яулады. Командалар арасында Кече Чынлы авылы көрәшчеләре- беренче, келәм хуҗалары икенче һәм өченче урынны Шланга авылы спортчылары алды. Үз үлчәү авырлыкларында: 35 кг. га кадәр- Әлфис Айзәтуллин (Кече чынлы), Алексей Еремеев (Яңа Элмәле), Владимир Чернов (Матак), 40 кг. га кадәр- Илназ Миначев (Иске Кәкерле), Николай Тяхин (Матак), Александр Акимов (Матак), 45 кг. га кадәр- Станислав Воробьев (Матак), Фәнил Нуртдинов (Шланга), Илназ Садретдинов (Татар Бизнәсе), 50 кг. га кадәр- Рәсим Фәткуллин (Иске Кәкерле), Раил Сәлимҗанов (техникум), Раил Камалов (Кече Чынлы), 55 кг. га кадәр- Рамил Камалов (Татар Бизнәсе), Ранис Фәткуллин (Иске Кәкерле), Илһам Сафин (Шланга), 60 кг. га кадәр- Илназ Сабитов (техникум), Даниф Сөләйманов (Кече Чынлы), Илсаф Җәлалов (Шланга), 65 кг. га кадәр- Фаил Бахтиев (Татар Бизнәсе), Илгиз Туктиев (техникум),Раил Кәлимуллин (техникум), 70 кг. га кадәр- Раил Камалов (Татар Бизнәсе), Алмаз Хөсәенов (Иске Кәкерле), илмир Шәйхаттаров (Иске Кәкерле), 70 кг. дан югары- Айдар Мохтаров (Кече Чынлы), Илнур Насретдинов (Иске Кәкерле), Айрат Идрисов (техникум), өлкәннәр- Раил Камараев (Иске Кәкерле), Илгиз Сафиуллов (кече Чынлы), Раил Солтанов (Шланга), 75 кг. га кадәр- Илнар Рәкыйпов (Иске Кәкерле), Рашат Низамов ((Шланга), Алмаз Хаернасов (Кече Чынлы), 85 кг. га кадәр- Динар Мөхәммәтҗанов (Шланга), Илнар Җәмдиханов (Кече Чынлы), Илмас Вәлиев (Кече Чынлы), 95 кг. га кадәр- Альберт Мөшәрәпов (Кече Чынлы), Фаик идиатуллин (Шланга), Данир Багаутдинов (Шланга), 95 кг. дан югары- Илмир Шакиров (Кече Чынлы) һәм Фаил Сәгъдиев (Кече Чынлы) беренче һәм өченче урыннарны яуладылар. Көрәшне оештыручылар Рөстәм Фәткуллин һәм Илдар Хөсәенов иганәчелек ярдәме күрсәткән авылдашлары Айрат Усмановка, Рамил Әсәдуллинга, Рәмис Фәткуллинга, Наил Шәйдуллинга һәм Айрат Иматдиновка рәхмәт белдерәләр.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән иң якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул күңел җылысы, гаилә учагының иминлеге һәм, әлбәттә, иң изге теләкләребезнең чынга ашуына ышану хисләре белән бәйле.
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз